Минзәлә
  • Рус Тат
  • Инзилә Галиуллина - "Шигырь бәйрәме"

    Караларга манда каләмеңне Яз әле син, йөрәк хисләрең Шигырь ,хикәяләр туып торсын Бүген язучылар бәйрәме. Бәйрәм белән дуслар,шагыйрьләрем Матурлыкны күрэ беләсез Күңеллэрнең нечкә хисләреннән Гөллэмәләр үреп бирәсез. Йөрәкләрне яулар хисләр сездә Көч бирерлек үгет, нәсихать. Мәхәббэттә сөю киңлеге сез Сезнең белән яшәү бик рәхәт. Саекмасын әле ургып торсын Ижат чишмәләре...

    Караларга манда каләмеңне
    Яз әле син, йөрәк хисләрең
    Шигырь ,хикәяләр туып торсын
    Бүген язучылар бәйрәме.
    Бәйрәм белән дуслар,шагыйрьләрем
    Матурлыкны күрэ беләсез
    Күңеллэрнең нечкә хисләреннән
    Гөллэмәләр үреп бирәсез.
    Йөрәкләрне яулар хисләр сездә
    Көч бирерлек үгет, нәсихать.
    Мәхәббэттә сөю киңлеге сез
    Сезнең белән яшәү бик рәхәт.
    Саекмасын әле ургып торсын
    Ижат чишмәләре хәрвакыт
    Күңеллэрне болыт капламсын
    Якты уйлар булсын язарлык...
    Караларга манда каләмеңне
    Яз әле син йөрәк хисләрен
    Ак кагәздә калсын әле бары
    Маяк булып якты эзләрең....

    21.03.17

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: