Минзәлә
  • Рус Тат
  • Инзилә Галиуллинадан Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан шигъри котлау

    Тыныч булсын илләр. Үссен матур гөлләр. Дус яшәсен дуслар, туганнар. Бәхет бүләк итсен Җиргә туган алсу ал таннар. Дуслар булсын илләр Тыныч булсын күкләр, Милләт белән милләт дус булсын. Бутамагыз телне Дошман итеп безне. Илләребез көчле, нык булсын. Күпме тел бар җирдә Аңлашалар бергә, Аермыйча аерым сортларга. Дуслык булсын җирдә,...

    Тыныч булсын илләр.
    Үссен матур гөлләр.
    Дус яшәсен дуслар, туганнар.
    Бәхет бүләк итсен
    Җиргә туган алсу ал таннар.
    Дуслар булсын илләр
    Тыныч булсын күкләр,
    Милләт белән милләт дус булсын.
    Бутамагыз телне
    Дошман итеп безне.
    Илләребез көчле, нык булсын.
    Күпме тел бар җирдә
    Аңлашалар бергә,
    Аермыйча аерым сортларга.
    Дуслык булсын җирдә,
    Бергә булыйк бергә -
    Телим бәйрәм белән котларга...
    Бәхет телим әле дусларга...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: