Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ирек Сафиуллин - "Тарсынма"

    Һаваларда торна тавышлары. Ыңгырашып очып үтәләр. Моңлы тавыш биреп ераклардан Туганнарын эзләп киләләр. Күңел хәтере борчый торналарны, Көрәшкәннәр тарсынып ояда. Ялгыз калгач кына аңга килә - Ялгызлык ул авыр кайда да. Ялгыз калган ятим оясыннан Үз туганын эзли моңаеп. Әмма гомер буе эзләсә дә Таба алмый үзенең туганын. Тормыш бит...

    Һаваларда торна тавышлары.

    Ыңгырашып очып үтәләр.

    Моңлы тавыш биреп ераклардан

    Туганнарын эзләп киләләр.

    Күңел хәтере борчый торналарны,

    Көрәшкәннәр тарсынып ояда.

    Ялгыз калгач кына аңга килә -

    Ялгызлык ул авыр кайда да.

    Ялгыз калган ятим оясыннан

    Үз туганын эзли моңаеп.

    Әмма гомер буе эзләсә дә

    Таба алмый үзенең туганын.

    Тормыш бит ул бик тиз үтеп китә,

    Үткәннәрдә кала эзләрең...

    Тарсынма син!!!

    Яисә торналар күк

    Югалткачтын әле эзләрсең.

    фото: picsfab.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: