Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Ирина Галимова – «Карап торам агымсуга»

Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе «Минзәлә медицина училищесы», 2нче курс. Агымсулар ага ашыгып, Күңелләрдә моңнар ташкыны. Карап торам шушы суларга Кайчак куркып, кайчак ашкынып. Агымсуның юлы бик озын, Борылып-борылып ага үзендә. Кайчак шаулап, ярсып та ала, Ярларыннан чыгып киткәндә. Карап торам менә шул суга Кая шулай, кая ашыга? Явыз...

Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе «Минзәлә медицина училищесы», 2нче курс.

Агымсулар ага ашыгып,

Күңелләрдә моңнар ташкыны.

Карап торам шушы суларга

Кайчак куркып, кайчак ашкынып.

Агымсуның юлы бик озын,

Борылып-борылып ага үзендә.

Кайчак шаулап, ярсып та ала,

Ярларыннан чыгып киткәндә.

Карап торам менә шул суга

Кая шулай, кая ашыга?

Явыз үзгәрмәгән кебек яхшыга

Ул да ага алмас каршыга.

Тик булгалый шундый хәлләр дә,

Аккан юлын су да үзгәртә.

Кешене дә тормыш агымы

Мең кат сыный, мең кат өйрәтә.

Кеше дә бит тормыш дулкынында

Төрле якка таба кагыла.

Сикәлтәле юллар күп булганда,

Кемдер түзә, кемдер сыгыла.

Агымсулар ярсып акканда

Ишелмәсен җилдә ярлары.

Кешегә дә юлда адашмаска

Таянырлык булсын дусларын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев