Минзәлә
  • Рус Тат
  • Иркәнәш

    Иркәнәшнең исемендә Иркәлек тә наз гына Кендек каным тамган җирдә Яшәп калдым аз гына. Синдә төрткән ап-ак булып Сызылып сөт тешләрем; Синдә - әни куенында Күргән тәүге төшләрем. Сандугач кунган тал булган Ык талыннан бишегем. Һәр шигырьдә күңелемнән Шул моң чыга тишелеп. Мәрхәмәтле туган авыл, Мин синең газиз балаң. Иркәнәшнең...

    Иркәнәшнең исемендә

    Иркәлек тә наз гына

    Кендек каным тамган җирдә

    Яшәп калдым аз гына.

    Синдә төрткән ап-ак булып

    Сызылып сөт тешләрем;

    Синдә - әни куенында

    Күргән тәүге төшләрем.

    Сандугач кунган тал булган

    Ык талыннан бишегем.

    Һәр шигырьдә күңелемнән

    Шул моң чыга тишелеп.

    Мәрхәмәтле туган авыл,

    Мин синең газиз балаң.

    Иркәнәшнең иркә гөле -

    Ул мин! - дип аваз салам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: