Минзәлә
  • Рус Тат
  • КАДРӘКТӘ БӘЙРӘМ БҮГЕН

    Кадрәктә уздырылган яңа ел бәйрәменә багышлана. Бүген бәйрәм, кышкы юллар Кадрәк авылына илтә. Яңа ел бәйрәменең Башланыр сәгате җитә. Авыл өстен яңгыратып Музыка уйнап тора. Биеп буынны язарга Сәбәбе чыгып тора. Күңелле итеп бәйрәм итү Килә ата - бабадан. Онытылган гореф, гадәт Торгызыла яңадан. Бәйрәм итә белә Кадрәк Уйнап һәм...

    Кадрәктә уздырылган яңа ел бәйрәменә багышлана.

    Бүген бәйрәм, кышкы юллар
    Кадрәк авылына илтә.
    Яңа ел бәйрәменең
    Башланыр сәгате җитә.

    Авыл өстен яңгыратып
    Музыка уйнап тора.
    Биеп буынны язарга
    Сәбәбе чыгып тора.

    Күңелле итеп бәйрәм итү
    Килә ата - бабадан.
    Онытылган гореф, гадәт
    Торгызыла яңадан.

    Бәйрәм итә белә Кадрәк
    Уйнап һәм биеп, җырлап.
    Алдынгыларны хөрмәтләп,
    Иң якты уйлар уйлап.

    Барлык чаралар башында,
    Әлбәттә, Гарнышев Юрий.
    Шөһрәт өчен генә түгел,
    Халкым дип янып йөри.

    Авыл яшәр, булса әгәр
    Һәр авылның үз Юрийе.
    Рухы сынмаган халыкның
    Булыр моңы, булыр көе.

    Бәйрәм бүген Кадрәктә,
    Авыл халкы бәйрәм итә.
    Ак бәхетләргә уранып
    Тиздән яңа ел да җитә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: