Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Каенанам турында язам

Мин сезгә үземнең каенанам турында язып үтәргә телим.Ул шундый күп шигырьләр яза.Менә бер сугыш турындагы шигырен җибәрәм. Чаллы шәһәрендә бик мөлаем гына,сабыр һәм миһербанлы әби яши.Аның исеме Вәлиева Разия Шәмсемөхәммәт кызы.Ул үзе Минзәлә ягында туып үскән.Разия әбигә быел 85 яшь тулачак.Алты бала анасы яшь чактан ук шигърияткә гашыйк була.Бөек Ватан...

Мин сезгә үземнең каенанам турында язып үтәргә телим.Ул шундый күп шигырьләр яза.Менә бер сугыш турындагы шигырен җибәрәм. Чаллы шәһәрендә бик мөлаем гына,сабыр һәм миһербанлы әби яши.Аның исеме Вәлиева Разия Шәмсемөхәммәт кызы.Ул үзе Минзәлә ягында туып үскән.Разия әбигә быел 85 яшь тулачак.Алты бала анасы яшь чактан ук шигърияткә гашыйк була.Бөек Ватан сугышы еллары аның үсмер чагына туры килгән.Менә бу шигырь юлларын ул сугыш вакытындагы авырлыкларны искә төшереп яза:

Разия ВӘЛИЕВА

Авыр сугыш еллары...

Безгә сугыш кинәт килде

Күсәк белән тондырды,

Яңа канат чыккан вакытларда,

Канатларны сындырды.

Ул вакытта күп идек без,

Утызынчы елгылар,

Язылмаган күргәннәрем-

Шаһит булды йолдызлар...

Кышкы салкын көннәрдә без

Эшкә чыгабыз көн дә,

Чабаталар тишелә
Аякларым өши лә

Бурыч өчен бакчадагы бәрәңгене

Казып алып чыгып киттеләр

Ашарга юк,өскә дә юк,

Киемнәр дә телгәләнеп беттеләр...

Сугыштан соң авыр көннәр бик күп-бик күп булды

Авыр еллар онытылмый,

Печән чаптык,урак урдык

Нигә ичмасам тудык?

Нәрсә ашап үскәнемне

Үзем генә беләмен

70 ел үтеп китте бит-

Истән чыкмый сугыш көннәре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев