Минзәлә
  • Рус Тат
  • Каеннарым

    Зифа буйлы каеннардан Ала алмыйм күземне. Нәзек каен кызы итеп Сизеп куям үземне. Һаман яшь чагымда калам, Һаман да сөям шашып. Чит күзләрдән качып була, Булмый үзеңнән качып. Яшь каендай башым иеп, Серем сөйлим җилләргә. Серләремне җилләр илтсен Ул яшәгән илләргә. Зифа буйлы каеннарым, Сезне бер кочыйм әле. Татлы хыял...

    Зифа буйлы каеннардан
    Ала алмыйм күземне.
    Нәзек каен кызы итеп
    Сизеп куям үземне.

    Һаман яшь чагымда калам,
    Һаман да сөям шашып.
    Чит күзләрдән качып була,
    Булмый үзеңнән качып.

    Яшь каендай башым иеп,
    Серем сөйлим җилләргә.
    Серләремне җилләр илтсен
    Ул яшәгән илләргә.

    Зифа буйлы каеннарым,
    Сезне бер кочыйм әле.
    Татлы хыял канатында
    Янына очыйм әле.

    Ак күлмәкле каеннар да
    Моңлана белә икән.
    Яшерен сөю, яшерен көю
    Җаннарны телә икән.

    Зифа буйлы каеннардан
    Ала алмыйм күземне.
    Очраса, калам югалып,
    Әйтә алмыйм сүземне.

    Каеннар кебек моңланып
    Үткәрәм кичләремне.
    Аңламаса, үзем башлап
    Белдермәм хисләремне.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: