Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Кайтасыз да, китәсез

Икәүләшеп кайтасыз да, Өйгә керми китәсез. Әле исән балалардан Дога өмет итәсез. Безнең өчен, әткәй-әнкәй, Борчылып ятасызмы? Без сезне яраткан кебек, Сез дә яратасызмы? Без монда искә алабыз Икегезне сагынып. Яхшыдан яхшы булдыгыз, Сагынып искә алырлык. Әткәй, әкият сөйли идең Без бәләкәй чагында. Изрәп йоклап китә идек Әнкәйнең кочагында. Тәмле...

Икәүләшеп кайтасыз да,
Өйгә керми китәсез.
Әле исән балалардан
Дога өмет итәсез.

Безнең өчен, әткәй-әнкәй,
Борчылып ятасызмы?
Без сезне яраткан кебек,
Сез дә яратасызмы?

Без монда искә алабыз
Икегезне сагынып.
Яхшыдан яхшы булдыгыз,
Сагынып искә алырлык.

Әткәй, әкият сөйли идең
Без бәләкәй чагында.
Изрәп йоклап китә идек
Әнкәйнең кочагында.

Тәмле иде мичтә пешкән
Әнкәйнең коймаклары.
Чәйгунендә цейлон чәе,
Баллы бавырсаклары.

Сез икегез барыбызны
Кадерләп үстердегез.
Йокласыннар балалар, дип
Шыпырт кына йөрдегез.

Җомга саен икегезне
Калдырмыйбыз догадан.
Әллә -ниләр бирер идек.
Бер күрергә яңадан.

Төштә кайтып күренәсез
Ерак араны үтеп.
Җирне күккә тоташтырган
Төшне алабыз көтеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X