Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Кечкенә авылда яшәүче зур талант иясе

Светлана Геннадьевна ямьле Ык буе табигатеннән илһам алып иҗат итә

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Уртамак авылында яшәп, хикәя-шигырьләр язучы, картиналар иҗат итүче Светлана Геннадьевна Мусикова кечкенә генә авылда да зур иҗат белән шөгыльләнеп булганлыгын үз мисалында раслый.

Авылда беренче тракторист хатын-кыз

Тумышы белән Светлана ханым Башкортостанның Эстәрлетамак авылыннан. Үз хезмәт юлын ул 1967 елда 14 яшендә, әле СПТУ да укыганда ук башлап җибәрә. Биредә ул киң профильле механизатор таныклыгы алып чыга һәм үз авылында иң беренче тракторчы хатын-кыз була. Әлеге профессиядә ул 4 ел гына эшли һәм 1971 елда Бөгелмә индустриаль-педагогик технимуына укырга керә. Ә аны тәмамлагач, комсомол путевкасы белән Яр Чаллыга килә. «Ә 2000 нче елны фатирыбызны кызларга калдырдык та ирем белән шушы бик тә гүзәл табигатьле, матур , кечкенә Уртамак авылына күченеп кайттык. Терлекчелектә хезмәт куйдым. Николаевкада учетчица булдым », - ди Светлана Геннадьевна үзенең тормыш юлы белән таныштырып. 

Беренче каләм тирбәтүләр һәм бөтенсоюз конкурсында җиңү

Светлана ханымның иҗат юлы әле Башкортостанда яшәгәндә, 70 нче елларда ук башлана. «Мин катнаш гаиләдән- әнием чуваш, әтием — рус кешесе. Рус, чуваш телләрендә бик яхшы сөйләшәм, татарча да беләм», — ди ул. Шуңа күрә аның шигырьләре, хикәяләре баштарак район газеталарының чуваш телендәге версиясендә чыга. 

Светлана ханымның биографиясендә бик кызыклы бер эпизод бар. Ул 1979 елда бөтенсоюз телевидениесендәге «Москвичка» телевизион клубы тарафыннан үткәрелүче конкурсында катнаша. Һәм аның «Занавес в окне» хикәясе 1 урын яулый. СССР телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитенныннан килгән котлау хатларын Светлана ханым кадерләп саклый.

«Асияны нык сагынам...»

Светлана ханым һәм аның ире Виктор Егорович, чыгышлары белән башка яклардан булсалар да, биредә яшәгәч, район тормышыннан хәбәрдар булыр өчен «Минзәлә» газетасыннан да аерылмыйлар. «Баштарак почта аша яздыртсак, хәзер Николаевка авылындагы кибеттән сатып алабыз», диләр.
Светлана Геннадьевнаның район газетасын якын күрүенең сәбәбе — ул вакытсыз арабыздан китеп барган исемле бөтен районга билгеле һәм кадерләп саклана торган Асия Авзалова белән нык дус була.

«Асия белән 2013 елда таныштык. Ул әле минем турында бик матур мәкалә дә язып чыккан иде. Аннан соң да аралашып тордык. Ул телефоннан еш шалтырата иде, тормыш , иҗат турында әңгәмә кора, фикерләр алыша идек. Бер генә тапкыр кунакка килергә өлгерде. Бик матур итеп кунак иттем, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Ә соңгы тапкыр сөйләшкәндә ул миңа: „Әгәр син шалтыратып, мин трубканы алмасам, димәк, мин инде башка дөньяда“, диде...».

Ямьле Ык буе — илһам чыганагы

Уртамакны бик яраталар Мусиковлар. «Менә сез кечкенә авылда яшәве уңайлымы дип сорыйсыз. Ничек кенә уңайлы булмасын, бик тә яхшы кешеләр яши, юлларын чистартып торалар. Ә табигате! Җәннәткә тиң сихри почмак бит. Ул чишмә сулары гына ни тора. Җәй көне бар тирә-якта җиләк-җимеш үсә: бөрлегәне, җиләге, баланы, миләше, шомырты һәм башкалары. Үземнең илһам чыганагы дип нәкъ шушы якның табигатен саныйм», — ди Светлана ханым. Аеруча әлеге матурлыкның тәэсире әлеге талантлы шәхеснең тагын бер иҗади шөгылендә — рәсем ясауда чагыла. 

«Менә бер рәсемемне генә тасвирлыйм әле — матур Ык елгасы, аның бу ягыннан миңа теге яктагы калкулыкның, Иске Иркәнәш авылы урнашкан бер почмагы бер почмагы күренеп тора, һәм үзебезнең чишмәбез», — ди ул әлеге шөгыле белән таныштырып. Әле аннан башка пэчворк, ягъни төрле тукымалардан эшләнмәләр тегеп ясау белән дә шөгыльләнә ул. Элегрәк күлмәкләр дә теккән.

Светлана ханым Николаевка авыл җирлегенең иҗади тормышында да зур роль уйный, үз авылларында үткәрелүче төрле чараларда актив катнаша. «Минзәлә» редакциясе каршындагы «Сибелә чәчәк» әдәби-иҗади берләшмәсе белән дә элемтәдә ул. 

«Әлбәттә, буш вакытта телевизор карыйм. Әмма, теләсә нинди сериаллар түгел, ә тарихи, фәнни тапшырулар, документаль фильмнар карарга яратам», — ди ул.

Гаилә — иң ныклы терәк

Светлана Геннадьевнаның тормыш иптәше Виктор Егорович тумышы белән Лисичанск районыннан булса да, балачагы, яшьлеге Смоленск өлкәсе Вязьма шәһәрендә үтә. Берара шунда да яшәп алалар Мусиковлар. Иренең хәзерге вакытта иң яраткан шөгыле — балык тоту. Светлана ханымның шөгыльләрен хуплап, аның талантлы булуы белән горурланып яши ул

Ике кыз тәрбияләп үстерә алар. Олы кызлары Виктория яшьли автокатастрофада һәлак була.Аның Владислав исемле улы кала. «Ул армиядә флотта хезмәт итте, Мәскәүдә 9 Май — Җиңү бәйрәме уңаеннан парадта катнашты. Армиядән кайткач, МЧС та эшләде, хәзер Яр Чаллыда заводта хезмәт куя. Икенче кызыбыз, Ирина — трамвай йөртүче булып эшли, инде хезмәт ветернаы статусын да ия. Аның хәтта Россия җитәкчелеге исеменнән дәүләт бүләге дә бар. Иринаның улы Александр хәзерге көндә студент», ди Светлана Мусикова үзенең гаиләсе белән таныштырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев