Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Күңел түреннән ургылып чыккан

Инзилә Галиуллина тумышы белән районыбызның Гөлек авылыннан. Хәзерге вакытта ул район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли. Тормыш иптәше Таһир Росинкассация хезмәткәре. Уллары Ринал Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында электриклыкка укый, кызлары Айсинә шәһәребезнең икенче урта мәктәбендә 6 нчы сыйныфта укый. Инзилә 20 елдан артык шигырьләр яза, Минзәләгә күченеп...

Инзилә Галиуллина тумышы белән районыбызның Гөлек авылыннан. Хәзерге вакытта ул район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли. Тормыш иптәше Таһир Росинкассация хезмәткәре. Уллары Ринал Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында электриклыкка укый, кызлары Айсинә шәһәребезнең икенче урта мәктәбендә 6 нчы сыйныфта укый.

Инзилә 20 елдан артык шигырьләр яза, Минзәләгә күченеп кайтканчы Түбән Кама шәһәрендә яшәгәннәр, анда аның шигырьләр җыентыгы дөнья күргән булган инде.

- Туган ягымдагы шифалы һаваның йогынтысы тиде ахрысы, күңел түреннән шигырьләрем ургылып чыга, - ди ул бүгенге иҗатына карата.

Аның шигырьләре нигездә мәхәббәт, шәфкатьлелек темасына багышлана, туган як табигате, дөньядагы иң газиз кешеләр - әниләр турындагылары да күп.

Чираттагы шигырьләр тәлгәшен Инзилә Галиуллина Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлаган.

Илләр генә тыныч булсын диеп

Гасыр белән гасыр алмашына

Төрле еллар була, билгеле.

Язмышына сугыш туры килүчеләр

Оныталмыйдыр мондый көннәрне.

Ветераннар - кырык бернекеләр,

Әфганстан алган күпләрне,

Чечня керә кемнәр төшләренә

Тынычлана алмый күңелләр.

Күз яшьләре кипми аналарның

Исләрендә йөртә ничә ел.

Кайтып керер кебек балалары

Ишек шакып иртә я кичен.

Күпме әрнү, күпме сагыш сала

Әй, туктармы мондый сугышлар.

Күпме газиз гомер өзелгәндер

Тыныч булсын диеп тормышлар.

Каһәр суккан сугыш уты һаман

Тынычлана алмый нигәдер.

Кеше гомерләре өзелүдән

Ул мәкерле ләззәт күрәдер.

Илләр генә тыныч булсын, диеп

Теләк тели күпме аналар.

Балаларның гомерләре генә

Өзелмәсен иде яңадан.

Тыныч булсын илләр,дөньялар

Кабат булмасыннар сугышлар.

Мәңгелеккә ятып калганнарга

Барсын иде безнең догалар.

Илләр генә тыныч булсын диеп

Теләк тели барлык аналар.

Өзгәләнгән ана йөрәге

41нен алсу таңы

Тетрәндергән инде күпләрне

Илне яклар өчен асыл ир-егетләр

Яуга киткән туган җирләрдән.

Япь-яшь гомерләр бит өзелгәннәр

Өзгәләнгән ана йөрәге

Бәгырьләргә үткән ач-ялангач булу,

Балаларның әрнеп иңрәве.

Өчпочмаклы хәбәр килгән саен

Кайгылардан әл дә сынмыйча

Өмет өзми һаман көтә биргән

Кайтыр диеп, калмас кайтмыйча.

Кызганмаган дошман, ятим кала,диеп,

Көтә диеп газиз баласы.

Күзләреннән сыкрап яшь тамса да

Сиздермәгән, түзгән анасы.

Авырлыкка тез чүкмәгән, баш имәгән

Тугры булган туган халкына.

Югалтса да дустын,буялса да канга

Баш бирмәгән явыз дошманга.

Гөлчәчәккә үрлеп калган каберләре

Чит-ят илдә калган гәүдәсе...

Орден -медаль таккан батыр солдат килә-

45нен Җиңү иртәсе.

70 ел бит үткән: без күргән солдатлар

Юк бит инде күптән.

Бер истәлек булып, һәр яз килгән саен

Җиңү көне җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев