Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Кесәмдәге телефоным

(Шаян шигырь) Кесәмдәге телефоным, Чыбыгы аның һава. Алло җаным., син кайда дип, Шалтыратты ул бая. Кич җиттеме хәбәр килэ, Тәмле йокы, тәмле төш. Бер көнне дә кичекмичә, Шалтырата иртә-кич. Шул кадәрле күнеккәнмен, Көтәм сәгатькә карап. Әгәр бүген шалтыратмаса, Йоклый алмам, эш харап. Менә шундый минем иркәм, Телефоннан сөйдерә. Ничек яратканын...

(Шаян шигырь)

Кесәмдәге телефоным,
Чыбыгы аның һава.
Алло җаным., син кайда дип,
Шалтыратты ул бая.

Кич җиттеме хәбәр килэ,
Тәмле йокы, тәмле төш.
Бер көнне дә кичекмичә,
Шалтырата иртә-кич.

Шул кадәрле күнеккәнмен,
Көтәм сәгатькә карап.
Әгәр бүген шалтыратмаса,
Йоклый алмам, эш харап.

Менә шундый минем иркәм,
Телефоннан сөйдерә.
Ничек яратканын сөйләп,
Елата да көлдерә.

Кесәмдәге телефоным,
Чыбыгы аның һава
Телефонда "бензин" юк дип
Шалтыратты ул бая......

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев