Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Китмә, сөю

Уттай кайнар сөю берчак сүнәр. Янып бетәр дөрләп учакта. Пыскып янган күмер асларында Яшәр сөю берәр очракка. Зур сөюне бер дә сүнми, диләр. Сүнә икән - еллар узса да. Сөю утын өреп торсаң гына Яшидер ул гомер узса да. Сүнмә, сөю, китмә күңелемнән, Көч биреп тор тормыш иткәндә. Синнән башка...

Уттай кайнар сөю берчак сүнәр.

Янып бетәр дөрләп учакта.

Пыскып янган күмер асларында

Яшәр сөю берәр очракка.

Зур сөюне бер дә сүнми, диләр.

Сүнә икән - еллар узса да.

Сөю утын өреп торсаң гына

Яшидер ул гомер узса да.

Сүнмә, сөю, китмә күңелемнән,

Көч биреп тор тормыш иткәндә.

Синнән башка яши алмамын мин,

Яшәү чыганагым - тик синдә.

* * *

Бер төн урларга теләдем

Очрашып синең белән.

Насыйп булмады шул никтер,

Язмады, нигә икән?

Бәхет өчен күп кирәкми,

Бәхет өчен аз җитә.

Бәхет өчен хәтта менә

Шул бер күрешү җитә.

Булып торсын очрашулар,

Күрешсеннәр сөйгәннәр.

Сагынып, көтеп алганнар

Бик бәхетле булсыннар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев