Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Кәкре каен

Инде бүтән язмам дигән идем. Чын хәлләр бу, уйлап чыгармадым. Шуңа күрә язмый чыдамадым. Бала чакта күрше кызы белән Без еш йөри идек "Урыс урманы"на җиләккә. Ә бервакыт кайтып килгән чакта Очрадык без шундый хикмәткә. Юл буенда бик кечкенә каен, Арба көпчәгенә уралып, Яраланып, бөгелеп ятып калган Күчәр дегетенә буялып....

Инде бүтән язмам дигән идем.

Чын хәлләр бу, уйлап чыгармадым.

Шуңа күрә язмый чыдамадым.

Бала чакта күрше кызы белән

Без еш йөри идек "Урыс урманы"на

җиләккә.

Ә бервакыт кайтып килгән чакта

Очрадык без шундый хикмәткә.

Юл буенда бик кечкенә каен,

Арба көпчәгенә уралып,

Яраланып, бөгелеп ятып калган

Күчәр дегетенә буялып.

Озак карап тордык кызганып,

Китә алмый аннан кузгалып.

Яралары төзәлсен дип теләп,

Киттек аны бер таякка терәп.

Җиләк беткәч, барып йөрмәдек,

Ул каенның хәлен белмәдек.

Дистә еллар үткәч,

Шул якка юл төшкәч,

Ул каенны кереп эзләдем.

Үсеп киткән икән мескен каен.

Ярасы да инде төзәлгән,

Кәүсәсе дә бераз төзәйгән.

Еллар үтте.

Үткәннәрнең хәтирәсе булып

Искә төшеп торды ул каен.

Бик беләсем килде, түзмәдем,

Алтмыш еллар үткәч, быел көздә

Аны кабат барып эзләдем.

Инде күп вакытлар үтү белән,

Бик үзгәргән икән шул урман.

Безгә таныш арба юлларын да

Басып киткән чүп-чар, чытырман.

Ә бераз эчтәрәк имәннәрдән биек

Үсеп утыра бер зур каен.

Ничек шулай күккә үрелгән,

Көч алгандыр туган җиреннән.

Ботаклары гына шәлбәрәеп,

Җепселләнеп, түбән иелгән.

Шул түгелме диеп,чамалап,

Кердем куакларны аралап.

Сөбхәәналлаһ! Менә бит ул!

Йөрәгемә шатлык сыймады.

(ә мин юктыр диеп уйладым)

Бала чакка кайткан кебек булдым

Исән икәнсең бит, замандаш! - дип,

Яраларын кочып, еладым.

Каеннарның гомере йөз ел, диләр,

Бездән соң да

Яшәр әле һаман ул каен.

Яшәр әле, яшәр Дускаем...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев