Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

“Көмеш гасыр”дан илһам алучы яшь шагыйрь

Сер түгел, районыбыз шагыйрьләр берлеген күпсанлы, дип әйтеп булмый. Шуңа һәрбер яңа исем зур кызыксыну һәм өметләр белән каршы алына.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Динар Сәлимов – бүгенге көндә “Сибелә чәчәк” әдәби-иҗат берләшмәсенең иң яшь әгъзасы. Ул шәһәрнең 1 нче урта мәктәбендә 11 нче сыйныфта укый. Шигырьләрне 7 нче сыйныфта яза башлый.

- Иң беренче шигырем шәһәргә башгышланган иде. Ул хәтта “Минзәлә” газетасында басылып чыкты. Ләкин беренче шигырьләремне ул хәтле җитди дип әйтмәс идем. Ниндидер мәгънә, идеяләр дә салмый идем. Берара, игътибарымны күбрәк спорт, укуга юнәлтеп, шигырь язу турында онытып та торган идем, - дип таныштырды үзенең иҗаттагы тәүге адымнары белән Динар.

Ә 8, 9 нчы сыйныфларда ул шигърият белән ныклап кызыксына башлый.

“Минем иҗатта мәхәббәт, ялгызлык, үз-үзеңне эзләү кебек фәлсәфи темалар өстенлек итә”, ди яшь шагыйрь. “Иң башта мин күбрәк үз хисләремне чагылдырыр өчен яза идем: я миңа бик начар, я, киресенчә, бик яхшы булганда. Хәзер исә шигърияттә үз-үземне, үз стилемне эзлим. Шигъри юллар да башымда үзләреннән-үзләре барлыкка килә дә, аннан соң мин аларны кәгазьгә күчерәм. Илһам килсә, 10-15 минут, я бер сәгать эчендә шигырь язганым да бар. Шул ук вакытта (соңгы арада бигрәк тә) бер генә строфасы язылып, башлап җибәрелгән, әмма тәмамланмаган шигырьләрем дә җитәрлек. Шулай башлап җибәрәм дә, вакыт узгач, акрынлап аларны төгәллим”, ди ул.

Динар шигырьләрен популярлык өчен түгел, ә нәкъ менә эчке кичерешләрен кәгазь аша чагылдыру өчен язуын билгеләп үтте.

- Гомумән алганда, кәгазь битен һәм каләмне иң яхшы психологлар, дияр идем. Шигырьләрем күпчелек үзэчкехаләтемне чаглыдыргач, аларның, мөгаен, 5% гына киң җәмәгатьчелеккә  җиткереләдер, - ди ул.

Ә менә яраткан шагыйрьләргә килгәндә, ул Владимир Маяковский, Сергей Есенин һәм Анна Ахматованы атый.

“Гомумән, мине рус әдәбиятының “Көмеш чоры” илһамландыра. Шул чор шагыйрьләреннән үрнәк алырга тырышам. Берара хәтта Маяковский  сыман футуризм стилендә язып карадым. Шулай ук Михаил Лермонтовның “Герой нашего времени” әсәрен бик яратам. Укыган саен үземә яңа мәгънә табам”, - ди ул.

Динарның шигырьләре безнең “Минзәлә”-“Мензеля” газетасында, menzela.ru сайтында басылып чыга.1 нче урта мәктәпнең газетасында әдәбият рубрикасында да нигездә нәкъ аның иҗаты яктыртыла.

Сүз уңаеннан, Динарның әнисенең апасы Гөлназ Әхмәтшина да укучыларыбыз яратуын яулап алган талантлы шагыйрә. Кызыксына башлагач, шигъри талант аларның нәселдән килүе ачыкланды.

- Минем карт әбием (әни ягыннан) бик матур шигырьләр иҗат иткән, әмма язып кына бармаган, - ди Динар.

Ул шулай ук баскетбол уйный, узган елны мәктәп командасы составында КЭС-Баскет чемпионатында 3 нче урын яулады. Киләчәктә it –технологияләр юнәлеше буенча югарын уку йортына укырга керергә планлаштыра. Ә шигърияткә килгәндә, ул аны үзе өчен тормышында зур роль уйнаучы хобби, дип атый. Киләчәктә үз шигырьләре җыентыгын да бастырып чыгарга планлаштыра.Менә шулай итеп татар егете русча шигырь язу остасына әйләнеп бара.

***

Мои юные годы, где вы теперь
Потерял я навеки свободу.
В голове моей давно уж метель
Как бы найти в ней дорогу.

Дорогу к родному мне дому ,
Где оставил частичку себя.
Я отвык от нежного слова:
Дорогой, я люблю тебя.

Почему же мне так одиноко,
Хоть друзья со всех сторон
Меня вновь убивает тревога
Как давно я не видел сон.

Быть может что это судьба
Развела нас по разным дорогам?
Но всегда буду рад за тебя
В моём сердце ты осталась ожогом.

Динарның тагын да күбрәк шигырьләре:

http://menzela.ru/news/literatura-i-iskusstvo/dinar-salimov-novyy-god-prikhodit-v-dom

http://menzela.ru/news/literatura-i-iskusstvo/dinar-salimov-s-toboy-ya-vsegda-budu-rad

http://menzela.ru/news/literatura-i-iskusstvo/dinar-salimov-utro

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев