Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Куркыныч түгел

Кияүгә чыгудан башта Бик тә курка идем мин. Тик шулай да бик чакыргач Ап-ак күлмәк кидем мин. Калмадым карт кыз булып, дип Мин сөенә-сөенә Әни җыйган бирнә белән Килдем кияү өенә. Башта бик тә каушаттырды, Курыктым, хафаландым, Өйдә һич үземә урын Табалмый яфаландым. "Кызым-кызым" диеп торгач, Яңа әти-әни гел -...

Кияүгә чыгудан башта

Бик тә курка идем мин.

Тик шулай да бик чакыргач

Ап-ак күлмәк кидем мин.

Калмадым карт кыз булып, дип

Мин сөенә-сөенә

Әни җыйган бирнә белән

Килдем кияү өенә.

Башта бик тә каушаттырды,

Курыктым, хафаландым,

Өйдә һич үземә урын

Табалмый яфаландым.

"Кызым-кызым" диеп торгач,

Яңа әти-әни гел -

Күнегелде, яхшыга бит

Тиз күнегә һәр күңел.

Тик үзем теллерәк килен:

Ачу килсә, чәчәм ут.

Бәхетемә каршы, минем

Бианам да шундый ук!

Упкәләшсәк, ирем сүгә,

Әти яклап сүз ката.

Тик шулай да мин аларны,

Алар мине ярата!!!

Оныклар да алып кайткач,

Кадерем артты бермә бер,

Минекедәй рәхәт тормыш

Эләкми дә кемгәдер!

"Шөкер!" дип кенә яшисе.

И күңелле, и рәхәт!

Кияүгә чыгу куркыныч

Түгел икән, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев