Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Көзге ария

Бакчадан мул уңышка сөенә-сөенә, Радиодан алмагачлары көенә Кызыл битле алмаларны алып кулга Алтын көзнең ариясен дәшми тыңлыйм. Сайрар кошлар әле сайрый, тынмаганнар, Йомшак җилнең моңлы җырын тыңлый алар. Күктә кояш һаман көләч, көндәгечә, Бакчабыз да шау чәчәктә, кичәгечә. Көз димәссең, җәйнең эссе көнеме әллә, Кызыныргамы кояшта шушы мәлдә. Бал кортлары...

Бакчадан мул уңышка сөенә-сөенә,

Радиодан алмагачлары көенә

Кызыл битле алмаларны алып кулга

Алтын көзнең ариясен дәшми тыңлыйм.

Сайрар кошлар әле сайрый, тынмаганнар,

Йомшак җилнең моңлы җырын тыңлый алар.

Күктә кояш һаман көләч, көндәгечә,

Бакчабыз да шау чәчәктә, кичәгечә.

Көз димәссең, җәйнең эссе көнеме әллә,

Кызыныргамы кояшта шушы мәлдә.

Бал кортлары чәчәкләрне һаман коча,

Күбәләкләр зәңгәр күктә һаман оча.

Канат җилпеп килеп куна алар гөлгә,

Тибрәләләр тамган кебек гөлдән гөлгә.

Кояш нуры белән уйный сабый бала,

Тотам ди дә, тота алмагач, елап ала.

Нинди рәхәт, китмә әле, китмәче җәй,

Тәкыяләр үреп кигән чәчәкле җәй.

Ике күзне камаштырган кояшлы җәй,

Аланнарда адаштырган җиләкле җәй.

Җәй дә түгел, көз дә түгел,

Ямьле бер чор.

Офыклардан ишетелә

Илаһи җыр.

Һәр тарафта бәйрәм төсе

Хөкем сөрә.

Тылсымлы көч күңелләргә

Килеп керә.

Алтын көзнең могҗизасы

Серле бу чор.

Йөрәкләрне җилкендереп

Туа бер җыр.

Җырласылар бар бит әле

Яңгыратып.

Туып үскән җирем өчен

Җаным атып,

Җаным атып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев