Минзәлә
  • Рус Тат
  • Лилия Хәсәншина - "Туган җир ул бер генә"

    Кошлар кайта сайрашып, Туган ягын сагынып. Кайткач,оя корырлар, Нәни кошчыклар туар. Җилпеп канаткайларын Алар күккә очарлар. Ныклап очарга өйрәнгәч, Күк йөзләрен кочарлар. Килгәч кышкы салкыннар Юл тотарлар көньякка. Кошлар да кешеләр күк - Сагынырлар шул чакта . Туган җир ул бер генә Кешегә, кошларга да. Җанга тынычлык табабыз Бары туган...

    Кошлар кайта сайрашып,

    Туган ягын сагынып.

    Кайткач,оя корырлар,

    Нәни кошчыклар туар.

    Җилпеп канаткайларын

    Алар күккә очарлар.

    Ныклап очарга өйрәнгәч,

    Күк йөзләрен кочарлар.

    Килгәч кышкы салкыннар

    Юл тотарлар көньякка.

    Кошлар да кешеләр күк -

    Сагынырлар шул чакта .

    Туган җир ул бер генә

    Кешегә, кошларга да.

    Җанга тынычлык табабыз

    Бары туган якларда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: