Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Луиза Асманова - «Минем гомер - ул минеке генә»

Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

Луиза Асманова
«Минем гомер - ул минеке генә»

Ничәнче кат яңа кышка
Кереп барам тын гына.
Күңелемдә ак хыяллар,

Анда бары моң гына.


Хыялларда ап-ак хисләр,
Зур ышаныч, якты өметләр.
Гомерләр узганын сиздереп,
Җиргә төшә энҗе бөртекләр.


Әкрен генә кышка кереп барыш,
Әле суык, әле җылыта.
Әллә язмыш, әллә инде ялгыш

Никтер сыный, никтер юата.


Тыныч кына җиргә ак кар ява,
Һәр көн саен кышкы иртәдә.
Күз яшьләрем аша елмаямын
Күңелемдә борчу йөрсә дә.


Хыялларны ак төсләргә төреп,
Борчуларны җилгә таратам.
Ходай мина бүләк иткән кышның
Ак карларын өзелеп яратам


Минем гомер - ул минеке генә
Күк кукрәтеп, яңгыр яуса да,
Дулый-дулый яуган ак карлары
Тормышыма сукмак ярса да.(Л.К.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев