Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Минзәләнең 3 нче мәктәп укучыларының иҗат җимешләре

Әлеге шигырьләрне 3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Тимиркаева Ольга Анатольевна җибәрде. Менә нәрсәләр яза ул: - Мәктәбебездә беренче такыр гына түгел шигырь чыгару бәйгеләре оештырыла. Алар мәктәп газетасында урын ала. Шунысы шатландыра: бу бәйгеләрдә татар телле укучылар белән беррәттән рус телле укучылар да теләп...

Әлеге шигырьләрне 3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Тимиркаева Ольга Анатольевна җибәрде.

Менә нәрсәләр яза ул:

- Мәктәбебездә беренче такыр гына түгел шигырь чыгару бәйгеләре оештырыла. Алар мәктәп газетасында урын ала. Шунысы шатландыра: бу бәйгеләрдә татар телле укучылар белән беррәттән рус телле укучылар да теләп катнаша.

Макарова Ксения, 6нчы сыйныф

Кыш җитте, кыш җитте,

Ә аның белән- бәйрәм!

Яңа ел, Яңа ел-

Бүләк алып киләчәк,

Бәхет һәм шатлык белән

Тантана башланачак.

Емельянова Диана, 6нчы сыйныф

Яңа елны каршылыйбыз

Шатланабыз, көләбез.

Зур бүләкләр, теләкләр

Кыш бабайдан көтәбез.

Игнатова Анастасия, 6нчы сыйныф

Яңа ел- күңелле бәйрәм,

Бар да җырлый һәм бии.

Бу бит гаилә бәйрәме

Хуш киләсең, Яңа ел!

Колесова Владилена, 6нчы сыйныф

Яңа ел- яраткан вакыт.

Мин күңелле ел телим.

Яңа ел ап-ак була,

Алып килә барсына

Күп бәхет һәм шатлыклар.

Кудряшова Арина, Муллахметова Алия,

7 нче сыйныф

Каршы алабыз бәйрәмне,

Әкияткә бергә эләгәбез.

Анда алабыз бүләкне,

Кыш бабайны күрәбез.

Илдә тылсым башлана,

Яңа ел килә монда.

Күп уңайлыклар туа,

Һәм чыршы белән арта.

Жарова Елизавета, 5нче сыйныф

Яңа ел белән котлыйм,

Һәм чын күңелдән телим

Бәхет, шатлык, мәхәббәт

Телим бәйрәмдә һәркемгә

Шат күңелле булырга

Петрова Анастасия, Бурганова Рената, 5нче сыйныф

Исәнме, Яңа ел!

Сорыйм мин синнән

Бик күп бүләкләр.

Ә Кыш бабай безгә

Яхшы бүләк әзерлә.

Багаутдинова Алина, 9нчы сыйныф

Яңа ел килгән,

Бәйрәм башланган.

Кыш бабай безгә килә

Һәм бүләкләрен бирә.

Сафиуллина Алина, 8нче сыйныф

Ап-ак кыш килде,

Җирне юрган каплады.

Вакыт тукталды,

Тирән йокыга талды.

Ә балалар бик шат

Чана, чаңгы алды

Һәм бәйрәмне көтте.

Круглов Данил, 8 нче сыйныф

Минем әтием, минем әнием,

Бүген Яңа ел, бүген яхшы көн!

Көткән бүләкләр, күңелле җырлар,

Монда Кыш бабай һәм күп кунаклар.

Ә чыршы матур, йолдызы бик зур.

Яхшы бәйрәмне яратам бит мин.

Симонов Ринат, 9нчы сыйныф

Тиз-тиз безгә килә

Әкиятче Яңа ел.

Булмаса да эш җиңел-

Ясыйбыз кар бабае.

Кар бабай әзер "Урраа!"

Матур чыршы утыра,

Килеп җитә Кыш бабай

Һәм бүләкләр тарата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев