Мөслимә Гайниева — «Салисә апага»
Автор фотосы
Салисә апага
Шагыйрәсен озатты соңгы юлга,
Миңзәләнең шигъри җанлысы.
Шигырьләрен укып илһам алган,
Кызып торган кайнар каңлысы
Туган якка дан җырлаган шагыйрь,
Китеп барды мәңге йортына.
Ятим күзләр кузәттеләр аны,
Басып торып тәрәз катына
Аһ, ул күзнең ятим карашлары,
Йөрәгемә килеп кадалды.
Кычкырасым килде дөньясына
-ник күңелләр безнең каралды.
Хуш шагыйрәм, минем авылдашым
Ат өстенда чапкан, батыр кыз.
Алма бакчасының арасында,
БИК тиз үтеп киткән моңсу көз
Шәфкатьле дә шушы изге йортың,
Әй Минзәләм, Туган төбәгем.
Соңгы елларымда шунда үтте.
Син булдың бит соңгы терәгем
Хуш, шагыйрәм, очрашулар булмас,
Ишетелмәс синең тавышың
Тулбай урамыннан атлаганда,
Сагышланып китеп барышым
(Мөслимә Гайниева. 7.01.2025)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев