Мөслимә Гайниева иҗаты
(Бу фотога карата шигырь) Авыл җире безнең язмыш: монда безнең кызу тормыш. моңлы җырлар, гармун көе- бетә күрмәсен лә ялгыш. Әйдә әле, гөрләтикче бу борыңгы самоварны. Онытылсын дөнья гаме, бу тормышнын бар авыры. Бар,әнкәсе, май эрет син, тәбикмәктән авыз итик. Самовары түрдә торсын, истәлекләр барлап китик. Көлдә тәгәрәткән ипи пешкән,...
(Бу фотога карата шигырь)
Авыл җире безнең язмыш:
монда безнең кызу тормыш.
моңлы җырлар, гармун көе-
бетә күрмәсен лә ялгыш.
Әйдә әле, гөрләтикче
бу борыңгы самоварны.
Онытылсын дөнья гаме,
бу тормышнын бар авыры.
Бар,әнкәсе, май эрет син,
тәбикмәктән авыз итик.
Самовары түрдә торсын,
истәлекләр барлап китик.
Көлдә тәгәрәткән ипи пешкән,
утын янган авыл мичендә.
Җыелышып яше-карты монда
йон эрләгән авыл кичендә.
Куркытмаган авыл халкын
җил давыллы бураннар да.
Гармун тотып айлы төндә
моң сузылган урамнарда.
Әби-баба рухын саклап
йолаларны төптән яклап,
туганнарнын хакын хаклап
яшик әле дуслык саклап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев