Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Ничәнче кат

Ничәнче кат үпкәләттең Синнән киттем. Күңелемне алып калдың, Сине көттем. Шылтыратыр,яки күзгә Күренер дип. Яратканны шул чагында Беленер дип. Максат куйгач,очрамаска Тырыша идем. Очыратсам-кеше артына Поса идем. Кайчагында әйләнепләр Үтәр идем. Күрмәсен дип, тизрәк качып Китәр идем. Качып йөреп, бер елы да Китте үтеп. Бар да яхшы, күңелемнең Кыры китек....

Ничәнче кат үпкәләттең

Синнән киттем.

Күңелемне алып калдың,

Сине көттем.

Шылтыратыр,яки күзгә

Күренер дип.

Яратканны шул чагында

Беленер дип.

Максат куйгач,очрамаска

Тырыша идем.

Очыратсам-кеше артына

Поса идем.

Кайчагында әйләнепләр

Үтәр идем.

Күрмәсен дип, тизрәк качып

Китәр идем.

Качып йөреп, бер елы да

Китте үтеп.

Бар да яхшы, күңелемнең

Кыры китек.

Булмый икән качып китеп

Үз-үзеңнән,

Көрәшеп яшәп,чыкмас өчен

Үз сүзеңнән.

Таныш тавыш бервакытны

Сәлам диде.

Елмайдым да, сәләменә

Сәлам бирдем.

Әйтерсең лә арада юк

Үткән вакыт.

Ятып калып бер ел узды,

Калыйм атып.

Йөрәгемне җәя итеп

Аттым угын.

Иң назлысын күзләремнең

Түктем нурын.

Утлы угым кадалсын син йөрәгенә.

Күз нурларым тулсын өчен

Күзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев