Әнигә җыр – минем догам ул
Әнием Хәдичәгә Шатландырмый, ник соң шатландырмый, Нәрсә булды зәңгәр таңыма. "Әниең вафат",-ди телеграмма, Барып җитми, җитми аңыма! Таң беленгәч кенә төштә күрдем - Гармун иде әни кулында. Сандугачлар тынып калган иде Моңга әсирләнеп юлында. Табигать! Ник һаман елмаясың"! Йөрәк сызлый, булдым мин ятим. "Әни" дигән иң кадерле сүзне Я әйтегез...
Әнием Хәдичәгә
Шатландырмый, ник соң шатландырмый,
Нәрсә булды зәңгәр таңыма.
"Әниең вафат",-ди телеграмма,
Барып җитми, җитми аңыма!
Таң беленгәч кенә төштә күрдем -
Гармун иде әни кулында.
Сандугачлар тынып калган иде
Моңга әсирләнеп юлында.
Табигать! Ник һаман елмаясың"!
Йөрәк сызлый, булдым мин ятим.
"Әни" дигән иң кадерле сүзне
Я әйтегез кемгә соң әйтим?
Гүр суыгы алды, җаным туна -
Зур кайгыны басмый күз яше.
Җил талпынып алды, болыт дәшеп,
Яшем белән акты "күк яше".
Әни, ятимә итеп китәсең,
Алып китмә күңел җылыңны -
Кайнарлыгы,йөрәгемне чорнап,
Җиңеләйтер гомер юлымны.
Калдырыгыз минем ялгызымны
Түгәрәк күл, тыңла - шаһит бул.
Изге фәрештәкәй, син язып бар.
Әйкәннәрем - изге догам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев