Минзәлә
  • Рус Тат
  • Нәкирә Лутфрахманова - Тәгәри китте гомер йомгагым

    Сезне Минзәлә шагыйрьләренең иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

    Тәгәри китте
    Гомер йомгагым
    Сикәлтәле юллар, 
    Таулар аша.
    Нечкә җилгә кунып
    Җырым калды,
    Беркем сизмәс аны
    Миннән башка.

    Тәгәри китте
    Гомер йомгагым
    Кояш тәгәрәгән
    Баеш якка.
    Арыш камыллары 
    Чыңлап калды,
    Үзәгемне өзеп
    Туган якта.

    Тәгәри китте
    Гомер йомгагым
    Җидегән йөлдыз
    Җемелдәгән якка.
    Каурый болыт 
    Ак мамыклар койды
    Каеннарга бәсләр 
    Кунган чакта.

    Тәгәри китте
    Гомер йомгагым.
    Әй, йөгердем,
    Җитә алмадым.
    Әллә күкләр алды,
    Әллә суга акты
    Бер учыма сыяр
    Йомгагым.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: