Оныгыма
Туды минем оныгым - Бик шәп кенә бер малай. Аны күрәсегез килсә , Безгә килегез, давай. Минем оныгым бигрәк тәти, Күзкәемнең карасы. Балдан татлы, диләр бит, Балаларның баласы. Атна саен көтеп торам Оныгымның кайтуын: Ризык әзерлим аңа Татлыдан да татлысын. Күзләр генә тимәсен, дип Карыймын оныгыма. Сау-сәламәт булып үс, дим...
Туды минем оныгым -
Бик шәп кенә бер малай.
Аны күрәсегез килсә ,
Безгә килегез, давай.
Минем оныгым бигрәк тәти,
Күзкәемнең карасы.
Балдан татлы, диләр бит,
Балаларның баласы.
Атна саен көтеп торам
Оныгымның кайтуын:
Ризык әзерлим аңа
Татлыдан да татлысын.
Күзләр генә тимәсен, дип
Карыймын оныгыма.
Сау-сәламәт булып үс, дим
Баламның баласына.
Ул килә дә кырыема
"Әбием минем"- дия,
Аны алам кочагыма
Яратып сөя-сөя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев