Оныкларым
Кулыма кош тоткан кебек Очынып йөрим мин бүген. Дүртенче оныгым туды Шуңа шат күңел минем. Шатланамын оныгымның Әнисен тудыруыма. Шатлана якын әбисе Әтисен тудырганга. Көндә очынып барамын Сабыйемны күрергә, Килүемне көтеп тора Аның зур абыйсы да. Телимен сабыйларыма Сәламәтлек, ак бәхет. Минем бу теләкләремне Тыңлый ул тып-тын калып. Үкенмим Шулай...
Кулыма кош тоткан кебек
Очынып йөрим мин бүген.
Дүртенче оныгым туды
Шуңа шат күңел минем.
Шатланамын оныгымның
Әнисен тудыруыма.
Шатлана якын әбисе
Әтисен тудырганга.
Көндә очынып барамын
Сабыйемны күрергә,
Килүемне көтеп тора
Аның зур абыйсы да.
Телимен сабыйларыма
Сәламәтлек, ак бәхет.
Минем бу теләкләремне
Тыңлый ул тып-тын калып.
Үкенмим
Шулай итеп менеп җиттек
Гомернең үрләренә.
Мангайларга сыр кунса да,
Үкенмим үткәннәргә.
Үкенмим мин үткәннәргә,
Ходайның кушканына.
Сабыр булырга өйрәтте
Тормыш мине барсына.
Үкенмим мин үткәннәргә,
Карамыйм артыма да.
Алга гына барыр өчен
Йөрәгем талпына ла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев