Үпкәләмә, әнием!!!
Кайт әле, син, туган нигезләргә Көтәр кешеләрең булганда. Сагнуыңны көйгә салып җырла, Күңелләрең кинәт тулганда Кушымта: Еш кайталмыйм синең яңнарыңа - Үпкәләмә, әнием, гафу ит. Бүген кайталмадым, иртәгәсен Юлга чыгам, әнием, мине көт! Тәрәзәдән күзен алмый гына, Әнием көтә мине сагынып Кочаклыйсым килә, сабый сыман, Иңнәреңә синең салынып. Кушымта: Еш...
Кайт әле, син, туган нигезләргә
Көтәр кешеләрең булганда.
Сагнуыңны көйгә салып җырла,
Күңелләрең кинәт тулганда
Кушымта:
Еш кайталмыйм синең яңнарыңа -
Үпкәләмә, әнием, гафу ит.
Бүген кайталмадым, иртәгәсен
Юлга чыгам, әнием, мине көт!
Тәрәзәдән күзен алмый гына,
Әнием көтә мине сагынып
Кочаклыйсым килә, сабый сыман,
Иңнәреңә синең салынып.
Кушымта:
Еш кайталмыйм синең яңнарыңа -
Үпкәләмә, әнием, гафу ит.
Бүген кайталмасам, иртәгәсен
Барыбер кайтам, әнием, мине көт!
Гомер үтә, без дә картаябыз,
Көн артыннан еллар үтәләр.
Тик әниләр газиз балаларын
Барыбер кайтырлар дип көтәләр.
Кушымта:
Еш кайталмыйм синең яңнарыңа -
Үпкәләмә, әнием, гафу ит.
Бүген кайталмасам, ачуланма,
Көт син мине, әнием, мине көт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев