Минзәлә
  • Рус Тат
  • Раушания Гимаева-Титова иҗаты

    Раушания Гимаева-Титова, Минзәлә педагогия училищесында - көллиятендә менә ничә ел инде укытучылар һәм студентлар коллективына медицина хезмәте күрсәтеп яши. Шул ук вакытта, ул шактый еллар студентларга медицина нигезләрен өйрәнү фәне дәресләрен алып барды. Шушы еллар дәверендә, ул үз профессиясенең чын остасы булуын күрсәтте. Раушания ханым, шигърият һәм җыр сәнгате дөньясында...

    Раушания Гимаева-Титова, Минзәлә педагогия училищесында - көллиятендә менә ничә ел инде укытучылар һәм студентлар коллективына медицина хезмәте күрсәтеп яши. Шул ук вакытта, ул шактый еллар студентларга медицина нигезләрен өйрәнү фәне дәресләрен алып барды. Шушы еллар дәверендә, ул үз профессиясенең чын остасы булуын күрсәтте. Раушания ханым, шигърият һәм җыр сәнгате дөньясында да актив иҗат итеп яши. Профессиональ һәм иҗадый уңышлары өчен, Минзәлә муниципаль районы башлыгы һәм Татарстан республикасы президенты исеменнән рәхмәт хатларына лаек булды. Сезнең ихтибарыгызга Раушания ханымның яңа иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

    Песи баласы

    Песи баласы бигрәк шук.

    Сөт эчә дә тамагы тук.

    Әнисенә тынгы бирми,

    Йөгереп килеп колагын тешли.

    Я ябыша койрыгына,

    Ә әнисе ачулана.

    Бигрәк шаян бала булдың,

    Белмим, кемгә охшагансың.

    Бераздан бүлмә тынып кала.

    Песи баласы югала.

    Барсаң, диван почмагында

    Бәләкәй йомгак сулыш ала.

    Хикмәтле кәҗә

    (Булган хәл)

    Кәҗә сөте файдалы,

    Күп чирләрне дәвалый.

    Шуңа күрә күршеләрдән

    Кәҗә алды дәү әни.

    Бер чыга, ике чыга

    Саварга дип кәҗәне.

    Бер тамчы да сөте юк -

    Әллә үзе имәме?

    Карап торса ярыктан,

    Шаккаткан бит дәү әни.

    Башын бырып кәҗәбез

    Үзен-үзе имә, ди.

    Сизделәр бит хәйләмне

    (Булган хәл)

    Быел Сабан-туйда, дуслар,

    Чабышмакчы буламын.

    Ат өстендә түгел, әлбәттә,

    Күкәй кабып чабармын.

    Ниһаять, җитте Сабан-туй.

    Язылдым мин ярышка.

    Алдан ук хәстәрен күрдем -

    Сагыз булыр авызда.

    Кашык эченә сагызны

    Тиз генә ябыштырдым.

    Кашыкны кабып авызга

    Күкәй салып чаптырдым.

    Чабам полный хутка шулай.

    Күкәй селкенми дә, малай,

    Тик хәйләмне сизеп алдылар...

    Алдарга ярамый, дип, болай

    Ярыштан чыгардылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: