Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Резеда ВИЛДАНОВА иҗаты

Вилданова (Гильмуллина) Резеда Альберт кызы,1990 нчы елның 31нче мартында Минзәлә районы, Әтрәкле авылында дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне Әтрәкле авылында бетереп, 5нче класстан Мөшеге авылы урта мәктәбендә белем ала. 16 яшеннән әтисез кала, шуннан бирле шигырьләр яза. Шигырьләре "Атна", "Минзәлә" газеталарында, "Мәйдан" журналында басылып чыкты. Мәктәпне бетергәч, ул Яр Чаллы педагогия...

Вилданова (Гильмуллина) Резеда Альберт кызы,1990 нчы елның 31нче мартында Минзәлә районы, Әтрәкле авылында дөньяга килә.

Башлангыч мәктәпне Әтрәкле авылында бетереп, 5нче класстан Мөшеге авылы урта мәктәбендә белем ала. 16 яшеннән әтисез кала, шуннан бирле шигырьләр яза. Шигырьләре "Атна", "Минзәлә" газеталарында, "Мәйдан" журналында басылып чыкты. Мәктәпне бетергәч, ул Яр Чаллы педагогия институтына укырга кереп, 5 ел гомерен укытучы һөнәре алуга багышлады. Институтны бетергәч, балалар тәрбияләр өчен бакчага эшкә керде. Бер ел эшләгәннән соң кияүгә чыкты. Ире белән бер малай үстерәләр. Хәзерге көндә ул балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып эшли.

Туган авылым язы

Туган авылым язлар җиткәч,
Яшеллеккә күмелә.
Бала-чага урам тулы,
Шат авазлар түгелә.
Гөрләвекләр урам буйлап
Куанышып агалар.
Җылы яклардан сагынып,
Кайтып тула каргалар.
Туган авылым язлар җитсә,
Матурлана тагын да.
Мин бәхетле авыл кызы
Туган авылым барында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев