Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Резидә Әхтәмова - "Мин синең күгеңдә тумаган"

Мин сине төнемнең Йокысыз күгеннән эзләдем. Йолдызлар - күзләрең, Ай нуры - наз тулы йөрәгең. Төнемнең йокысыз күгендә Сихерле, тылсымлы эзләрең, Ягымлы сүзләрең, Сөйкемле йөзеңнең шәүләсе... Төнемнең йокысыз күгеннән Үземне эзләдем - Күзләрең янында минем дә Карашым балкуын теләдем. Тапмадым, күрмәдем, Сизмәдем - Бу күктә юк минем эзләрем, Бу күктә...

Мин сине төнемнең

Йокысыз күгеннән эзләдем.

Йолдызлар - күзләрең,

Ай нуры - наз тулы йөрәгең.

Төнемнең йокысыз күгендә

Сихерле, тылсымлы эзләрең,

Ягымлы сүзләрең,

Сөйкемле йөзеңнең шәүләсе...

Төнемнең йокысыз күгеннән

Үземне эзләдем -

Күзләрең янында минем дә

Карашым балкуын теләдем.

Тапмадым, күрмәдем,

Сизмәдем -

Бу күктә юк минем эзләрем,

Бу күктә юк минем мәхәббәт,

Юк минем наз тулы йөрәгем.

Син дә бит йокысыз төнеңдә

Күкләрдән юану эзләрсең.

Эзләрсең,

Тик мине

Күкләрдә күрмәссең.

Мин синең күгеңдә тумаган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев