Минзәлә
  • Рус Тат
  • Рәмзия Бәдертдинова - "Тукайга"

    Ходай сиңа озын гомер бирсә, Сокланырлык талант биргәндәй. Санап бетерерлек булмас иде, Шигырьләрен күктән иңгәндәй. Һәр ел саен сине олылыйлар, Шигырь кичәләре үткәреп. Матур шигырьләрең көйгә салып, Җырларыңны җырлыйлар сөеп. Даһи Тукай! Бик яшь булгансың син Дөньялыкны ташлап киткәндә. Кыска гына булган гомереңдә Күпме шигырь бүләк итсәң дә. Һәр шигырен...

    Ходай сиңа озын гомер бирсә,

    Сокланырлык талант биргәндәй.

    Санап бетерерлек булмас иде,

    Шигырьләрен күктән иңгәндәй.

    Һәр ел саен сине олылыйлар,

    Шигырь кичәләре үткәреп.

    Матур шигырьләрең көйгә салып,

    Җырларыңны җырлыйлар сөеп.

    Даһи Тукай! Бик яшь булгансың син

    Дөньялыкны ташлап киткәндә.

    Кыска гына булган гомереңдә

    Күпме шигырь бүләк итсәң дә.

    Һәр шигырен тирән мәгънәгә ия,

    Яраталар олы-кечесе,

    Синең иҗатыңнан башка үтми

    Мәктәпләрдә шигырь кичәсе.

    Табигатьтән бирелгән сәләткә

    Кушылгандыр ихтыяр көчең.

    Рәхмәт сиңа газиз халкың өчен,

    Куйгансың син бар булган көчең.

    Үзең үлсәң дә, синең бөеклегең

    Беркайчан да үлми яшәрлек.

    Һәр барчасы иҗат җимешеңне

    Күңелендә саклап йөртерлек.

    Бөек талантыңа баш ияләр

    Халкым сиңа бүгенге көндә.

    Тыныч йокла, Тукай, кабереңдә,

    Якты рухың - халкым күңелендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: