Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Роза Логинова иҗаты

Мои -стихи,мои -крылья... *** В молодости не думаешь о старости Казалось она вечная, В молодости не думаешь о трудностях, "Пройдет,не бесконечная.." В молодости не думаешь о старости, Она за семи гор и морей. Как однодневная бабочка, Летит на свет фонарей... А жизнь течет как горный ручей, Для неё нет на...

Мои -стихи,мои -крылья...
***
В молодости не думаешь о старости
Казалось она вечная,
В молодости не думаешь о трудностях,
"Пройдет,не бесконечная.."
В молодости не думаешь о старости,
Она за семи гор и морей.
Как однодневная бабочка,
Летит на свет фонарей...
А жизнь течет как горный ручей,
Для неё нет на свете преград.
Не остановишь ,не вернешь,
Не заставишь течь назад.
И вдруг, нечаянно смотришь в зеркало....
Не понимая,не узнавая себя,
И кричишь в небо разрывая...
-Где ты,где ты,молодость моя!!!Молодость моя!!
И только душа,как Ангел Хранитель,
Молится всегда за тебя..
Да будет старость ,на радость,
И будет гордость твоя!


Тауасты Байлар шагыйре Миргалимов Фәриткә багышлана.

Кулларыңда гармонь,күңелеңдә җыр-моң,
иң саф хисләреңә уралган гомер юлың.
исләреңдә сабый чагың,онытмыйсың әнкәң назын.
Йөрәгеңне җылытасың, саклап аның догасын
Күзләреңдә сагыш моң,яшьлегеңне сагынасың.
Беренче сөю гөлеңне,һаман да юксынасың.
Уйларыңнан бер дә китми басу кырларың.
Уянасыңдыр таңда, тыңлап тургай сайравын.
Жаннарыңда нурлы иман,ишетәсең моңлы азан.
Ходай рәхмәтенең сезгә олысын салган.

Илешем сылукае.

Саф йөрәгең, киң күңелең
Асылташлар белән бизәлгән.
Кашларың гөлләр булып,
Болыннарга сибелгән.
Куш: Әй,Илешем Сылукае!
Сиңа тиңнәр бар микән?
Мең баhадир тезләнерлек
Нинди асыл яр микән?!
Бәллүркөлүләрең җанга,
Дәва булып түгелгән.
Оялчан бит очларыңа
Таң шәфаге сибелгән.
Куш: Әй,Илешем Сылукае!
Сиңа тиңнәр бар микән?
Мең баhадир тезләнерлек
Нинди асыл яр микән?!
Толымнарың гүя хыялларың,
Иңнәрендэ тибрәлгән,
Балкып торган нурлы жаның
Иолдызлардан чигелгән.
Куш: Әй,Илешем Сылукае!
Сиңа тиңнәр бар микән?
Мең баhадир тезләнерлек
Нинди асыл яр микән?

Яшьлегеңә кайт әле.(җыр)

Картаямын инде диеп,
ямансулап йөрмә әле,
Картлык үзе бер матурлык ,
елмаеп җибәр әле.

куш:
Тормыш дигән зур дәрьяны ,
Зур дәрьяны кич әле.
-Картлык шатлык түгел,- диеп,
яшьлегеңә кайт әле..

Яшьлегеңә кайт әле дә,
Сөйгэнеңне тап әле.
Сөйгәнеңнен күзләренә
Тутырып кара әле.

куш:
Тормыш дигән зур дәрьяны ,
Зур дәрьяны кичәр ул.
Күзләренә туры карап :
-Сагындыңмы?-дияр ул.

60 тамын дигән булып,
Ямансулап йөрмэ әле..
60 яшь ул берни түгел,
100 яшьләргә җит әле..

куш:
Тормыш дигән зур дәрьяны,
Зур дәрьяны кичәрсең.
-Картлык шатлык түгел,-диеп,
Яшьлегеңә кайтырсың.
Сагынырсың кайтырсың..
Сагынырсың кайтырсың..


***
Бу дөнья байлыгы
Барыбер югала,
Тик күңел байлыгы
Мәңге яныңда кала.
Яп-якты, чип-чиста,
Иманлы байлыкны,
Җан сандыгыңа саласың,
hәм мәңгелек йортка,
Сәфәргә чыгасың...
Шул күңел байлыгың
яктыртыр юлыңны,
Саклар бар афәттән,
кадерле жаныңны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев