Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Рәшит Гәрәй - "Тыныч көн теләп"

Син әле йоклыйсың, кызым, Тәмле төш күреп. Таң җилләре назлый сине Бүлмәңә кереп. Уйный алар парлап үргән Толымыңны сүтеп. Уяныр, дип, курчакларың Утыра көтеп. Иркәләрсең син аларны Әкият сөйләп… Күгәрченнәр гөрли сиңа, Тыныч көн теләп. Синең яраткан гөлләрең Күр, ничек үскән… Таң беленгәндә аларга Көмеш чык төшкән. Яфраклары җем-җем итә...

Син әле йоклыйсың, кызым,

Тәмле төш күреп.

Таң җилләре назлый сине

Бүлмәңә кереп.

Уйный алар парлап үргән

Толымыңны сүтеп.

Уяныр, дип, курчакларың

Утыра көтеп.

Иркәләрсең син аларны

Әкият сөйләп…

Күгәрченнәр гөрли сиңа,

Тыныч көн теләп.

Синең яраткан гөлләрең

Күр, ничек үскән…

Таң беленгәндә аларга

Көмеш чык төшкән.

Яфраклары җем-җем итә

Кояш нурында.

Сөйләшәләр бугай алар

Синең турыңда.

Бүлмәң эченә үрелә

Шомырт һәм гөләп.

Чәчәк суза алар сиңа

Тыныч көн теләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X