Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Рөстәм Әхмәтханов иҗаты

Иркәнәшем Иркәнәшем.сиңа кайттым менә Балачагым, мине каршыла, Таныйсыңмы, күпме еллар үткәч, Килеп бастым синең каршыңа! Уйнап үскән таныш урамнардан Хыялымда чабам бүген дә. Ялан тәпиләрнең"чебиләре" "Кычкыралар" кебек күңелдә. Уйнап үстек бергә малай-шалай; Расил, Рәдиф, Раил, Ильяслар. Кабул итсен безнең догаларны Арабыздан киткән чын дуслар! Кышын, бозлар каткач,коньки шудык, Бөрлегәннәр ашап...

Иркәнәшем

Иркәнәшем.сиңа кайттым менә

Балачагым, мине каршыла,

Таныйсыңмы, күпме еллар үткәч,

Килеп бастым синең каршыңа!

Уйнап үскән таныш урамнардан

Хыялымда чабам бүген дә.

Ялан тәпиләрнең"чебиләре"

"Кычкыралар" кебек күңелдә.

Уйнап үстек бергә малай-шалай;

Расил, Рәдиф, Раил, Ильяслар.

Кабул итсен безнең догаларны

Арабыздан киткән чын дуслар!

Кышын, бозлар каткач,коньки шудык,

Бөрлегәннәр ашап үстек без.

Чана тартып, Ыкның аръягында

Утынга тал чыбыгы кистек без.

Авыл халкы тал чыбыгы якты,

Тиресен дә әрәм итмәде.

Урамнарда тирес-кирпичләрдән

Булмый иде, кайчак, үтмәле!

Әй,бормалы Ыгым,хәтеремдә

"Ирләр туры','кызлар турлары",

Иртә таңнан килеп, кайта идек

Сүрелгәндә кояш нурлары.

Ык буена озата бара иде

Сәгыйзь бабайның бал кортлары.

Судан чыккач, кайчак, көтеп торды

Кимерергә "казның ботлары"!

Ык дулкыннарында йөзәр өчен

Камышлардан саллар ясадык.

Көннәр буе суда,тамак ачса

Камыш тамырлары ашадык.

Яшелчә бакчасын хәтерлимен,

Колхозның ямьле Ык буенда.

Кайткан чакта кишер,кыяр чәлү

Һәр малайның булды уенда.

Иске Ыкта сары төнбоеклар

Күңелемдә һаман тирбәлә...

Әй,балачак!Рәхәт синең белэн!

Минем янга ешрак килгәлә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев