Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Рәйханә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА - Әнкәемә!

Әнкәемә минем хөрмәтем зур, Чын куңелдән аны яратам. Ходай аны безнең бәхет өчен, Фәрештәбез итеп яраткан. Бер үзенә дүрт кыз-балакайны Үстерде ул, белем, көч бирде. Үҗәтлеге көчле булды аның, Һәр адымын уйлап атлады. Ныклы терәк, үрнәк булды безгә, Яхшылыкка һәрчак өндәде. Әтиләрдән усалырак булды, Явызларга ирек бирмәде. «Дөнья булгач, төрле...

Әнкәемә минем хөрмәтем зур,
Чын куңелдән аны яратам.
Ходай аны безнең бәхет өчен,
Фәрештәбез итеп яраткан.
Бер үзенә дүрт
кыз-балакайны
Үстерде ул, белем, көч бирде.
Үҗәтлеге көчле булды аның,
Һәр адымын уйлап атлады.
Ныклы терәк, үрнәк булды безгә,
Яхшылыкка һәрчак өндәде.
Әтиләрдән усалырак булды,
Явызларга ирек бирмәде.
«Дөнья булгач, төрле чаклар була,
Иманыгыз булсын, балалар.
Яхшы сүз бит җанга азык була,
Авыр сүздән кала яралар», - дия әнкәй….
Көчле рухлы, киң күңелле булып
Яши әле әнкәй хәзер дә.
Туксан яшен бүген тутырса да,
Күңеле көр, гүя, унсигез!
Шат елмаеп безне каршы ала,
Аркабыздан сөеп озата.
Һәркөн саен исәнлеген телим,
Туя алмыйм аңа карап та.
Җир йөзендә барлык әниләр дә,
Булса иде әнкәй шикелле.
Ятимнәр дә ятимлеген сизмәс,
Яшәр иде безнең шикелле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев