Минзәлә
  • Рус Тат
  • Сафия Газизова - "Ашыкма, кеше!"

    Гомере буе ашыга, чаба кеше. Бөтен гомерен куып үткәрә. Бик соңарып керә кешегә уй, Бик соңарып кеше үкенә! Көндезләрен күккә карарга, Ә төннәрен йолдыз санарга. Бик күбебез вакыт табалмый Болай яшәү һич тә ярамый! Бер бирелә безгә җирдә гомер Бер мәртәбә җирдә яшибез, Ни өчен соң алда җиде гомер Булган...

    Гомере буе ашыга, чаба кеше.

    Бөтен гомерен куып үткәрә.

    Бик соңарып керә кешегә уй,

    Бик соңарып кеше үкенә!

    Көндезләрен күккә карарга,

    Ә төннәрен йолдыз санарга.

    Бик күбебез вакыт табалмый

    Болай яшәү һич тә ярамый!

    Бер бирелә безгә җирдә гомер

    Бер мәртәбә җирдә яшибез,

    Ни өчен соң алда җиде гомер

    Булган кеше кебек яшибез?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: