Минзәлә
  • Рус Тат
  • Сафия ГАЗИЗОВА - "Ялгышмагыз!"

    Әллә сезгә картлык килмәс дисезме? Иңне еллар йөге сыкмас дисезме? Хәтер таң йокысын алмас дисезме? Кышкы төннәр елга әйләнмәс дисезме? Ялгышасыз!!! Әллә битарафлык җанны телми дисезме? Язлар һәрчак өмет китерер дисезме? Ялгызлыктан җан өшемәс дисезме? Мондый язмыш сезгә килмәс дисезме? Ялгышасыз!!! Бәхет - шатлык мәңге юлдаш дисезме? Кайгы һәрчак читләп...

    Әллә сезгә картлык килмәс дисезме?

    Иңне еллар йөге сыкмас дисезме?

    Хәтер таң йокысын алмас дисезме?

    Кышкы төннәр елга әйләнмәс дисезме?

    Ялгышасыз!!!

    Әллә битарафлык җанны телми дисезме?

    Язлар һәрчак өмет китерер дисезме?

    Ялгызлыктан җан өшемәс дисезме?

    Мондый язмыш сезгә килмәс дисезме?

    Ялгышасыз!!!

    Бәхет - шатлык мәңге юлдаш дисезме?

    Кайгы һәрчак читләп үтәр дисезме?

    Гомер көзе тәрәз какмас дисезме?

    Пар канатлар каерылмас дисезме?

    Ялгышасыз!!!

    Байлык һәм дәрәҗә гомерлеккә дисезме?

    Бала-чага кайгысы сезгә килмәс дисезме?

    Барыр юллар һәрчак туры дисезме?

    Сәламәтлек, көч һәм куәт сездән китмәс дисезме?

    Ялгышасыз!!!

    Ялгышмагыз!!!

    Онытмагыз һәр гомернең көзе барын,

    Җил-яңгырлар канатларны каерганын,

    Һәр нәрсәдән көчле булган язмыш барын,

    Һәрберебезне алда көткән картлык барын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: