Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

ШАГЫЙРЬ РӘШИТ ГӘРӘЙНЕҢ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

Рәшит Гәрәй әдәбият мәйданында бик күп еллар эшләсә дә, кызганычка каршы, тәнкыйть күзлегеннән бераз читләтебрәк узган шагыйрьләрнен берсе. Аның турында фәнни хезмәтләр дә язылмады, иҗатын да ныклап өйрәнүче табылмады. Рәшит Гәрәйнең, сабыр, тыйнак, басынкы тавышлы шигърияте куләгәдәрәк калды. Ләкин аның иҗатының шигъриятебез мәйданында үз урыны бар.

Рәшит Гәрәй 1931 елның 15 апрелендә Минзәлә районы Малтабар (хәзерге Тукай районы) авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне туган авылында, соңрак — Күзкәй мәктәбендә белем ала. Бөек Ватан сугышы башланган елны Рәшиткә ун яшь тула. Сугышның беренче көннәрендә үк әтисе батырларча һәлак була. Рәшиткә авыр эшләр башкарырга туры килә: колхозда атлар көтә, сабан сөрә, почта тарата. Сугышның афәтләре, авыл халкының фронтка ярдәм итү өчен үз-үзләрен аямыйча иген кырларында, терлек фермаларында тырышып эшләүләре шагыйрьнең иҗат юнәлешен билгеләүдә зур роль уйныйлар.
Рәшит Гәрәй 1949 елда экстерн тәртибендә имтихан тапшырып, Минзәлә педучилищесын тәмамлау турында таныклык ала. Шушы елларда ул беренче лирик шигырьләрен яза. 1948-50 елларда Рәшит Минзәлә районының Иске Мәлкән һәм Чебенле җидееллык мәктәпләрендә укытучы, 1950 елда «Яшь сталинчы» газетасының (хәзерге "Татарстан яшьләре«нең) Минзәлә төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли. 1951-53 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аның «Беренче хисләр» исемле шигырьләр җыентыгы шул елларда дөнья күрә. Армиядә дә Рәшит иҗат эшен дәвам иттерә. Солдат хезмәтенә бәйле шигырьләр, үзләре бер цикл тәшкил итеп, шагыйрьнең «Шинель җылысы» (1954) исемле китабына керәләр. 

Армия сафларыннан кайткач, Р.Гәрәй укуын Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институтында дәвам итә һәм аны 1959 елда уңышлы тәмамлый. 1959–80 елларда ул «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә поэзия бүлеге хезмәткәре һәм мөдире, соңрак берничә ел Татарстан китап нәшриятендә мөхәррир булып эшли. 1980 елдан алып гомеренең соңгы көненә кадәр ул профессиональ язучы сыйфатында бары иҗат эше белән шөгыльләнә. Төрле елларда чыккан китап җыентыклары: «Җырчы камышлар» (1959), «Җырлап яшәр чагыбыз» (1964), «Төнге учаклар» (1968), «Уйланган минутларда» (1969), «Сиңа тартыла күнел» (1970), «Елмаюлы таңнарым» (1976), «Синдә калам» (1981), «Көнбагышлар чәчәктә» (1986), «Син бер генә» (1989), «Тургайлы тугайларым» (1991), «Буразналар» (2007).

Шагыйрьнең тематикасы башка язучылардан әллә ни аерылып тормый: без аның шигырьләрендә космик очышлар, сугыш моң-зарлары, бүгенге төзелешләр, шахтерлар, диңгезчеләр, авыл проблемалары турындагы шигъри фикерләр белән очрашабыз. Ләкин ни турында гына язмасын, бу шагыйрьнең дөньяга, башакларга төшкән чык бөртекләре аша, комбайннардан күтәрелгән тузан томаны аша, арыш серкәсе җилләре аша караганын ачык күрәбез. Рәшит Гәрәйнең сурәтләү чаралары нигезендә — фәкать авыл күренешләре, авыл төсләре, әсәрләренең геройлары — авыл кешеләре. Авыл Р.Гәрәй өчен уй-фикере, аның мәхәббәте һәм ул шушы алымнарны кулланып иҗади уңышларга ирешә. Мисал итеп, «Атлар елый» шигырен алыйк: 

Кырык бернең жәе искә төшә 
Тугайлардан атлар кайтканда. 
Кешеләр генә түгел, ул елны бит
Армиягә китте атлар да. 
Аларга ул җиңел булмагандыр
Соң кат күрү туган җирләрне.
Кемдер шунда: "Атлар елый...«— диде,
Һәм үзе дә үксеп җибәрде... 
Йөрәккә кан сауган ул көннәрне 
Оныта алмыйм менә бүген дә. 
Яу кырында калган байталларның
Кешнәүләре колак төбендә.

Татар әдәбиятында ат турында шигырьләр бик куп: Г.Тукайның «Пар ат», Наҗар Нәҗминең «Елаган ат турында шигырь», Равил Файзуллинның «Ат яратучы малай» һ.б. Ләкин Рәшит Гәрәй язган «Атлар елый» шигыре ат моңын кеше моңы дәрәҗәсенә күтәреп, шул моңга ил моңын куша алган шигырь.Андый дәрәңәдәге шигырь ботенләй юк әдәбиятта. 

Рәшит Гәрәй иҗатының төп геройлары — авыл эшчәннәре, аларның көндәлек эшләре, табигатькә карашлары, иген—басулар, яшәү карашлары. Авыл аның өчен тема гына түгел, ә уй-фикерләренең, иҗатының, мәхәббәтенең бер халәте. Аның hәpбер шигыре табигать белән кеше бөтенлегенә дан җырлый, кешеләргә шул бердәмлекне бозмаска, сакларга тиешлекне искәртә. Рәшит Гәрәй шигырьләре җылылык, күңел йомшаклыгы белән өртелгәннәр. Аның «Мендәр», «Бер учма арыш», «Каен кистем», «Җырлы вагоннар» шигырьләрендә әнисенә, туганнарына, дусларына багышланган юлларында дөньяны, тормышны, бар халыкны өзелеп ярату хисләре чагыла.

Рәшит Гәрәй шигырьләре гаҗәеп җылылык белән сугарылганар. Аның иҗатында барлык хисләр, тойгылар да бергә үрелеп бара. Кайвакыт, бу шигырь кайгылы шигырь икән, дип укыйсын. Әмма, уку дәверендә үзеңнең кайгыларга баш ими торган кеше икәнлегеңне тоя башлыйсың, иң авыр вакытта да өметне өзмәскә кирәклегенә ышанасың.

Кайгырма, диләр дуслар
Кайгылы чакларым була,
Кайгырма, диләр дуслар.
Кайгы хәтта кош канатын
Каера, диләр дуслар.
Мин бит очар кош түгелмен,
Җир — минем яратканым.
Шул җиргә сыенып яшәсәм,
Каерылмас канатларым.
Имәннәрне киссәләр дә,
Тамыры киселмидер.
Кайгы кичермәгән кеше
Шатлык та кичермидер.
(«Кайгырма, диләр дуслар»).

Рәшит Гәрәйнең иҗатында җылы, якты, шул ук вакытта бераз моңсурак та хисләр белән сугарылган шигъри юлларын очратырга мөмкин. Дөньяда иң якын, иң кадерле кешесен югалту аның күңелендә моңсу хисләр уята. Әнисенә булган мәхәббәтен, тирән хисләрен ул үзенең шигырь юлларында күрсәтә («Һаман әнкәй...», «Әнкәйдән хат», «Әнкәм куллары», «Кертмәгән дә идем уема», «Үзең булмасаң да», «Туфрагыңа куям битемне»).

Син барында көнем якты иде,
Якты иде төнем-таңнарым.
Синең исәнлегең иң зур бәхет
Булганлыгын яңа аңладым.

Рәшит Гәрәйнең тагын бер эшчәнлек өлкәсе — тәрҗемәчелек. Ул грек, әрмән, казак, осетин, абхаз, удмурт, рус язучыларының шигырьләрен һәм проза әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән. Саный китсәң, алар бик күп: удмурт шагыйре Флор Васильевның «Кое сиртмәсе», әрмән шагыйре Мкртич Крюнның «Күп лыгырдау бәласе», грек шагыйре Тетрос Антеосның «Төрмәдәге уйлар», осетин язучысы Хәзби Колаевның «Синнән сорыйм, җирем», удмурт шагыйре Василий Ванюшинның «Айлы төннәрдә», Николай Рыленковның «Кесәмдәге икмәк телеме», «Хәтерлим әнкәмнең кулларын», «Язмышым син минем, намусым», черкас шагыйре Хизир Абитовның «Гагаринга», «Таулар һәм кешеләр» әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүе билгеле. 30 дан артык тәрҗемә әсәрләре арасында Константин Симонов («Ватан», «Көт син мине»), Патрис Лумумба, Рәсүл Гамзатов («Әнкәйгә»), Леонид Решетников, Виктор Кочетков, Кайсын Кулиев («Бир кулыңны, дустым») әсәрләренең дә тәрҗемәләре бар. Шагыйрьнең үзенең дә күп кенә шигырьләре рус, башкорт, казак, кыргыз, әзербайҗан, үзбәк, каракалпак, чуаш, мари телләренә тәрҗемә ителгән. 

Рәшит Гәрәйнең һәр шигыре җыр итеп җырларлык. Җәүдәт Фәйзи, Әнвәр Бакиров, Рөстәм Яхин, Хөснул Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов, Фәрит Хатипов, Илгиз Закиров кебек композиторларыбызның көй язганда аның шигырьләренә әледән-әле мөрәҗәгать итүләре һич тә гаҗәп түгел. Рәшит Гәрәй сүзләренә язылган «Тургайлар», «Яшьлек йолдызы», «Кыр казлары киткәндә», «Җилләр тидермәс идем», «Күңелләр юанганчы», «Сез парлашып йөргән болыннарда», «Кадереңне белеп кенә» җырлары билгеле.

Рәшит Гәрәйнең тагын бер шөгыле: афоризмнар, бөек кешеләрнең акыллы сүзләрен җыю. Менә шуларның кайберләре: туганда керпе дә чәнечкесез туа; кеше эшенең матурлыгын күрә белергә өйрәнү — үзе бер сәнгать ул; күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы; ачу — дошман, акыл — дус; яхшы эшкә килер, яман ашка килер; уңган хатын — ир күрке, матур хатын — ил күрке; бәхетнең шаһите булу — үзе зур бәхет икән ул; берсен төшерми, икенчесен күтәреп булмый һ.б. Язучы сүзлегендә 200 афоризм тупланганы билгеле. 

Рәшит Гәрәй нәсерләр авторы буларак та билгеле әдәбиятта: «Чәчәкләр китерә алмадым», «Син дә сагынасыңмы, Халидә?» ; «Коммунизм таңы» газеталарында бастырылган «И, туган җир!..» (1972 нче ел, 19 нчы октябрь), «Әткәм җыры» (1972 нче ел, 4 нче ноябрь), «Татарстан яшьләре» газетасында бастырылган «Солдат хатларында — ил язмышы» (1981 нче ел, 9 нчы май). Алар туган җир, Бөек Ватан сугышы вакытында ил-халык тормышы, сугышта һәлак булган әтисен сагыну һ.б. темаларны үз эченә ала.

Рәшит Гәрәйгә 1981 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Гомеренең соңгы елларында ул туган якларында яшәп иҗат итә һәм 1999 еның 22 июнендә туган авылы Малтабарда вафат була. Рәшит Гәрәй иҗаты бик үзенчәлекле, матур иҗат, һәм ул шигъриятебез мәйданында кабатланмас урын тота. 

Лилия Әскәрова
Татарстан Фәннәр академиясенең 
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев