Сәхия Авзалова — Федотова кыш башлануы турында шигырь язды
Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштырабыз
КАРЛАР КИРӘК
Урра-урра, бүгеннән кыш!
Карлар көтеп һавадан,
Кыш бабай күренмәсме дип
Күзем алмыйм
аңардан.
Кыш бабай карга уралып
Күкләрдән төшәр кебек.
Җиргә ак кардан юрганын
Бүгеннән түшәр кебек.
Кыш бабакай, нигә әле
Үзгәртәсең юлларың.
Төркиядә нәрсә калган,
Кая таба уйларың.
Көтәбез сине сагынып
Татарстан илендә.
Шифалы карларың кирәк
Иген иккән җиремә.
Сәхия Авзалова — Федотова.01.12.2024.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев