Минзәлә
  • Рус Тат
  • Сәхия Федотова - "Мин хыялый"

    Мин хыялый, һаман да хыялый Хыялларым мине яшәтә. Хыяллана белү үзе бәхет, Хыялларым яшьне яшәртә. Бетмәс-төкәнмәс хыяллар Баета күңелемне. Үзем телим хыял белән Бай булып йөрүемне. Хыял иксез, хыял чиксез, Хыялның юк хуҗасы. Ашкан хыялларым белән Гомер юлын узасы. Минем якты хыялыма Булма кулың сузасы, Һәр кешенең үз хыялы, Хыялның...

    Мин хыялый, һаман да хыялый

    Хыялларым мине яшәтә.

    Хыяллана белү үзе бәхет,

    Хыялларым яшьне яшәртә.

    Бетмәс-төкәнмәс хыяллар

    Баета күңелемне.

    Үзем телим хыял белән

    Бай булып йөрүемне.

    Хыял иксез, хыял чиксез,

    Хыялның юк хуҗасы.

    Ашкан хыялларым белән

    Гомер юлын узасы.

    Минем якты хыялыма

    Булма кулың сузасы,

    Һәр кешенең үз хыялы,

    Хыялның юк хуҗасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: