Минзәлә
  • Рус Тат
  • Сәхия Федотова - Яңа елда

    Яңа елны көтеп ала Җир шарында бар халык. Якынлашкан яңа елны Көтәләр хәйран калып. Чыршы исе аңкып тора Бала-чагалы өйдән. Уенчык белән бизәлгән Чыршы күлмәген кигән. Чыршыга эленгән утлар Сүнәләр дә яналар. Яшел чыршы тирәсендә әйләнәләр балалар. Шатландырып килеп җитә Кыш Бабай һәм Кар Кызы. Балаларның көтеп алган Бәйрәме китә...

    Яңа елны көтеп ала

    Җир шарында бар халык.

    Якынлашкан яңа елны

    Көтәләр хәйран калып.

    Чыршы исе аңкып тора

    Бала-чагалы өйдән.

    Уенчык белән бизәлгән

    Чыршы күлмәген кигән.

    Чыршыга эленгән утлар

    Сүнәләр дә яналар.

    Яшел чыршы тирәсендә

    әйләнәләр балалар.

    Шатландырып килеп җитә

    Кыш Бабай һәм Кар Кызы.

    Балаларның көтеп алган

    Бәйрәме китә кызып.

    Кыш бабайның капчыгы зур,

    Күтәреп алып булмый.

    Җырламыйча, биемичә

    Бер минут түзеп булмый.

    Кыш бабай бүләк өләшә

    Җырлап биегәннәргә.

    Бу бәйрәмдә иң кызыклы

    Кием киенгәннәргә.

    Кыш Бабай һәм Кар Кызына

    Мин дә биеп күрсәттем.

    Икесен дә шаккаттырып,

    Фокус ясап күрсәттем.

    "Булдырдың!" - диде Кыш Бабай,

    Бирде бүләкнең зурын.

    Каушап киткән Кыш Бабайның

    Тоттым да кыстым кулын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: