Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Шоколад

Шоколад көненә багышлап шаян шигырь Көн саен кичен килә ул Кара шоколад тотып. Кара шоколадның тәмен Һич тә булмый онытып. Кушымта: Күзләр кара була икән Шоколад күп ашасаң. Шоколад биргән егетне Гөнаһ булыр ташласаң. Дәшми генә елмая да Бүләк итә шоколад. Башкаларга күз дә салма, Ярат, син мине ярат. Кушымта....

Шоколад көненә багышлап шаян шигырь

Көн саен кичен килә ул
Кара шоколад тотып.
Кара шоколадның тәмен
Һич тә булмый онытып.
Кушымта:
Күзләр кара була икән
Шоколад күп ашасаң.
Шоколад биргән егетне
Гөнаһ булыр ташласаң.

Дәшми генә елмая да
Бүләк итә шоколад.
Башкаларга күз дә салма,
Ярат, син мине ярат.
Кушымта.
Гашыйк иттерде үзенә
Ташып кара шоколад.
Үзе тәмле, үзе татлы,
Үзе дә нәкъ шоколад

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев