Син туганда
(беренче президентыбыз Минтимер Шәрип улының туган көненә багышлап) Син туганда ап-ак карлар яуган, Кар очыртып җилләр уйнаган. Ул чакларда әле "Ил башлыгы туды" - диеп кемнәр уйлаган. Син туганда ап-ак карлар яуган, Ак биләүгә әнкәң биләгән. Күңеленнән бишек җырын көйләп, "Бәхетле бул", - диеп теләгән. Син туганда ай елмаеп торган,...
(беренче президентыбыз Минтимер Шәрип улының
туган көненә багышлап)
Син туганда ап-ак карлар яуган,
Кар очыртып җилләр уйнаган.
Ул чакларда әле "Ил башлыгы
туды" - диеп кемнәр уйлаган.
Син туганда ап-ак карлар яуган,
Ак биләүгә әнкәң биләгән.
Күңеленнән бишек җырын көйләп,
"Бәхетле бул", - диеп теләгән.
Син туганда ай елмаеп торган,
Якты нурын җиргә койгандыр.
Фәрештәләр озын гомер теләп:
"Минтимер" дип исем куйгандыр.
Син туганда буран елагандыр,
Әллә кояш көлеп торгандыр.
Газиз әнкәң тәүге күлмәгеңне
Чишмәләрдә чайкап югандыр.
"Акыллы бул, изгелекләр кылып
Озак яшә, улым" - дигәндер.
Теләкләре кабул булгандыр!!!
Сиксән яшь - ул аз да түгел,
Күп тә түгел.
Унсигездә генә булгач
Әле күңел.
Үткән елларны кайтару
мөмкин түгел.
Без җирдә яшьнәп яшәдек,
Юкка түгел,
Юкка түгел!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев