Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Сәхия Федотова - "Сөенәм"

Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Сөенәм

Болай да йомшаган күңлемне
Айкатып, чайкатып моң ага.
Юкка да сөенеп яшәргә
Тудыммы икән мин дөньяга.

Кайгыра күңелем берәүнең
Башкае хәсрәткә юлыкса.
Кешенең хәсрәтле сәгате
Миңа һич кагылмый, югыйсә.

Берәүгә карыйм да сөенәм —
Уңышка ирешкән эшендә.
Сөенәм, уң булса юллары,
Бөтенләй чит кеше өчен дә.

Тын калам, моңланам берәрсе
Көйләсә халкыбыз көйләрен.
Шатлыклы минутым — әзермен
Кочаклап алырга үзләрен.
Сәхия Федотова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев