Сөмбел Низамова - Ә урамда Җиңү бәйрәме
Райондашларыбыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез
Ә урамда Җиңү бәйрәме
Тагын җиргә ямьле язлар килде,
Бүген тагын Җиңү бәйрәме.
Тик әбием генә никтер моңсу,
Кулыннан да төшми бәйләме.
Берара ярсыган күңелен
Басарга тырышкан кебек ул,
Иркәләде яран гөлләрен,
Рәтләп куйды ап-ак мендәрен.
Биш баламны тезеп итәгемә,
Сугышка озаттым бабаңны.
Шул китүдән башка күрешмәдек,
Мәңгелеккә китеп югалды.
Көннәр, айлар, еллар буе көттем,
Балаларым, диеп яшәдем.
Сагынуга ничек түздек микән,
Ап-ак булды хәтта чәчләрем.
Шулай дигәч, кинәт тынып калды...
Сәгать кенә йөри текелдәп.
Әбиемнең алсу битеннән
Яшь бөртеге китте тәгәрәп.
Йомгак кебек песи йоклап ята,
Аңа рәхәт, бездә юк гаме.
Ә урамга ямьле язлар килде,
Бүген илдә Җиңү бәйрәме!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев