Минзәлә
  • Рус Тат
  • Су астында калдың, болынкаем

    Су астында калдың, болынкаем, Истә калдың моңлы җыр булып. Язлар саен аккошларың кайта Тонык "Якты күл"ен сагынып. Су астында калган болынкаем Шау-чәчәге белән хәтердә. Кара бөрлегәне, чияң, җир җиләге Татлы тәмен тоям хәзер дә. Су астында калдың, болынкаем, Былбылларың сине онытырмы? "Җамбай" күлләреңдә ак төнбоек Төшкә кереп чәчәк атармы? Су...

    Су астында калдың, болынкаем,
    Истә калдың моңлы җыр булып.
    Язлар саен аккошларың кайта
    Тонык "Якты күл"ен сагынып.

    Су астында калган болынкаем
    Шау-чәчәге белән хәтердә.
    Кара бөрлегәне, чияң, җир җиләге
    Татлы тәмен тоям хәзер дә.

    Су астында калдың, болынкаем,
    Былбылларың сине онытырмы?
    "Җамбай" күлләреңдә ак төнбоек
    Төшкә кереп чәчәк атармы?

    Су астында калган болынкайның
    Кем сагынмый җәйге таңнарын?
    Яшел хәтфә булып җәйрәп яткан
    Сүнмәс хисле яшьлек аланын?

    Су астында калдың, болынкаем,
    Яшьлегем дә инде еракта.
    Бөдрә таллар белән Ык буйлары
    Сихри "Чиялегем" йөрәктә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: