Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Светлана САБИРОВА - "Ураза бәйрәме белән, иң якыннарым!"

Райондашларыбыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Изге айда сорап Ходаемнан, 
Дога кылдым иман байлык теләп. 
Иманлыга гына рәхим, шәфкать, 
Яшәү үзе Ходаемнан бүләк . 
Һәр көнне мин сызылып таң атканда. 
Тәүфыйк, бәхет теләп дога кылдым. 
Балаларга олпат тәүфыйк бирсен, 
Оныкларым- тормыш таянычым. 
Дога кылдым дөньялыктан киткәннәргә, 
Урыннары булсын оҗмах түрләрендә. 
Әтием дә ялгыз тормышында, 
Яшәмәсен дидем ерак күләгәдә. 
Туганнарым гөрләп яшәп торсын, 
Дусларыма ике дөнья рәхәтләрен. 
Кемнәр дошман итеп курә, 
Аларга да изге теләкләрем. 
Кабул булсын тоткан уразалар, 
Я бер раббым, изге еллар килсен. 
Ходаемның зур ярдәмен тоеп, 
Һәрберебез иң сөеклесе булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев