Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Татар шигъриятенең мең елларга сузылган данлы тарихы бар

Аның һәр дәвере үзенчә эчтәлекле, үзенчә моңлы, үзенчә әһәмиятле. Татар халкы – шагыйрьләргә бай халык. Шигърият – ул күңел матурлыкларын, рухи бөеклекләрне ачык һәм тирән чагылдырган көзге. Ул яшәешнең мәгънәви эчтәлеген бермә-бер тирәнәйтә, инсани сыйфатларын арттыра.

15 апрельда якташыбыз, күренекле шагыйрь Рәшит Гәрәйнең тууына 90 ел була. Шул уңайдан, 13 апрель көнне, үзәк китапханәдә "Туган як җырчысы" дип аталган әдәби кичә үтте. Кичәгә шагыйрьнең иҗатына битараф булмаган шигърият сөюче кунаклар килгән иде. Тамашачылар шагыйрь Рәшит Гәрәйнең иҗатында урын алган туган якны сагыну, табигатьне ярату һәм хөрмәт итү, әнкәйләргә мәдхия кебек хисләр дулкынында тирбәлде. Аның иҗат үзенчәлеге - дистәләгән сәләтне үз күңеленә туплап, аларны бер илаһи көчкә әверелдерә алуында. Очрашуга килгәннәрнең йөрәкләрен шагыйрь Рәшит Гәрәйнең шигъри юллары җылытты, китапханәчеләр Зөлфия Равилова, Лилия Миннеханова күңел бозын эретерлек итеп моңлы җырлар белән тамашачыларны юандырды.
  Җирле шагыйрьләребез Надежда Пучкова, Нәкирә Лутфрахманова, Гүзәлия Исламова иҗатлары белән танышып, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лениза Якиеваның чыгышын тыңлап, шигъри җанлы райондашларыбыз йөрәкләренә ял, тәннәренә сихәт, күңелләренә нур алды. Лениза Гаввасовна язучының тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштырды, аның шигырьләрен укып тамашачыны ял иттерде.
  Моңнарга уралып, җаннарга тынычлык алып узган очрашу һәр кешенең күңелендә Рәшит Гәрәй турында матур хатирәләр уятты.

Үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Римма Әхмәтханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X