Тауасты Байлар авылы
Су буенда томан Су буенда томан. Таң алдыннан Салкынча җил исә Олы судан. Томаннарны куса, Кояш төшеп, Туган авылым Тауасты Байлары, Әле һаман, без үскәндәгедәй, әлеккечә Тауларына сыенып, Ямьле Ык буенда яшидер күк, Безнең хәтердәгечә. Су буенда томан. Таң алдыннан, Дулкын тавышлары килә Олы судан. Томаннарны ярып, әллә кайдан, Дулкын...
Су буенда томан
Су буенда томан.
Таң алдыннан
Салкынча җил исә
Олы судан.
Томаннарны куса,
Кояш төшеп,
Туган авылым
Тауасты Байлары,
Әле һаман, без үскәндәгедәй,
әлеккечә
Тауларына сыенып,
Ямьле Ык буенда яшидер күк,
Безнең хәтердәгечә.
Су буенда томан.
Таң алдыннан,
Дулкын тавышлары килә
Олы судан.
Томаннарны ярып,
әллә кайдан,
Дулкын аша яңгырый
күк җырлары,
Читтә йөргәннәрнең,
Үзәкләрен өзеп,
Йөрәкләренең иң түрендә
йөрткән моңнары!
Сагындырып төшләренә
кергән
Җәйрәп яткан хәтфә ·
болыннары,
Төнбоеклы Ык буйлары,
Был-был кунып сайрар
таллары,
Гөрләп үткән сабан туйлары!
Су буенда томан.
Инде, бала чагым,
үсмер чагым белән,
Туып - үскән иске авылым
Төштә күргән сыман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев